ИГЪТИБАР! Читтән китереп сатылган корбанлык сарыкларның авыру булуы ихтимал
1460
0
Ветеринария белгечләре читтән китереп сатылган корбанлык сарыкларның авыру булуы ихтималы хакында кисәтә.
Мөселманнар өчен бик әһәмиятле булган изге корбан ае башланырга берничә генә көн калды. Районыбызда корбан чалучылар елдан-ел арта. Би¬лгеле, күпләр корбанлык терлекне са¬тып ала. Әмма читтән китерелгән мал¬ларны сатып алудан сакланыгыз, дип кисәтә Дәүләт ветеринария инспекция¬се белгечләре. Россиянең көньягыннан һәм Казахстаннан кайтарылган сары¬клар арзанрак та булырга мөмкин, әмма аларның кеше һәм мал-туар өчен кур¬кыныч булган йогышлы чирләр белән зарарланган булу ихтималы бик зур, ди ветеринарлар. Әйтик, рөхсәтсез Казахс¬таннан кайтарылган авыру терлекләр уз¬ган елның көзендә Башкортстанда тилчә (ящур) чире таралуга сәбәпче булган. Берничә торак пунктта барлык терлекләр юк ителгән, зур икътисадый зыян салын¬ган. Сарыклар үзләре ящур белән авыр¬маска да мөмкин, әмма алар бу куркы¬ныч чирне мөгезле эре терлекләргә һәм дуңгызларга йоктыралар икән.
Авылларга читтән сарык сатарга килүчеләр булса, алмау хәерле. Корбан ае шатлык белән, хәвеф-хәтәрсез узсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев