Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ике Динар бер частьтә хезмәт

Көзге чакырылыш барышында Яңа Салманнан армиягә ике Динарны озатканнар. Һәм алар икесе дә бер частьтә хезмәт итә икән. Динар Мөхәммәтшин армиягә кадәр кызыл диплом белән техникум бетергән, Бөтенроссия эшче һөнәрләр конкурсында катнашып, электр монтажлаучылар арасында Татарстанда беренче, Идел буе төбәкләре арасында өченче урынны алырга өлгергән. Динар Мингалиев исеме дә әлкилеләргә...

Көзге чакырылыш барышында Яңа Салманнан армиягә ике Динарны озатканнар.

Һәм алар икесе дә бер частьтә хезмәт итә икән. Динар Мөхәммәтшин армиягә кадәр кызыл диплом белән техникум бетергән, Бөтенроссия эшче һөнәрләр конкурсында катнашып, электр монтажлаучылар арасында Татарстанда беренче, Идел буе төбәкләре арасында өченче урынны алырга өлгергән. Динар Мингалиев исеме дә әлкилеләргә таныш: елның елында "Йолдызлык" фестивалендә катнашып, матур җырлавы белән сөендерә иде ул. Ә армиягә төзелеш һәм архитиктура университетын тәмамлап киткән. Егетләр әйбәт хезмәт итүләре турында хәбәр итеп, әти-әниләрен сөендереп торалар хәзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев