“Җиләкле алан” китабы Әлки сәүдә нокталарына сатуга чыкты
Казан утлары китапханәсендә тагын бер китап – Кәрим Караның “Җиләкле алан” басмасы дөнья күрде.
Китап “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексында басылган. Анда бүгенге татар әдәбиятындагы популяр авторларның берсе Кәрим Караның “Җиләкле алан” һәм “Депрессия” повестьлары урын алган. Бу әсәрләрдәге геройлар үз гамьнәре, көндәлек мәшәкатьләре белән янәшәбездә генә яшәп яталар шикелле. Андагы вакыйгалар укучыны өермәдәй үз эченә алып кереп китә, кызыксындыра, дулкынландыра.
“Җиләкле алан” китабын район газетасы редакциясендә һәм сәүдә нокталарында сатып алырга була. Бәясе 140 сум.
Редакциядә һәм сәүдә нокталарында шулай ук Хисаметдин Исмәгыйлевнең “Никах”, Марат Кәбировнең “Киллер”, Физәлия Дәүлетгарәеваның “Төзәтәсе ялгышлар бар” дигән китаплары сатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев