Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирек Хәйретдиновның Әлки район кырларыннан мул уңыш җыеп алуда өлеше зур

Россия авыл хуҗалыгы үзәге Әлки районара бүлегенең әйдәп баручы агрономы Ирек Хәйретдинов, авыл хуҗалыгы сәнәгате тармагында күп еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен, ТР авыл хуҗалыгы үзәгенең Рәхмәт хаты һәм Әлки муниципаль районы башлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


1979 елдан ул “Әлмәт” агрохимик станциясендә районның баш агрохимигы булып эшли. Авыл хуҗалыгында химикатлар кулланганда, туфракның уңдырышлылыгын һәм экологик куркынычсызлыгын арттыру алымнарын уйлап, тормышка ашыруда катнаша. 


–     Мин туфракның уңдырышлылык торышын, органик, минераль ашламалар һәм җир эшкәртүдә кертелгән башка химикатларның нәтиҗәле кулланылуын даими тикшереп тордым. Ул эшне мин Әлки, Спас, Чистай, Норлат, Аксубай – барлыгы 5 районда алып бардым. Моннан тыш,  сөрү җирләрен тикшерү, әчелекне ачыклау, җиргә известь кертү безнең бурыч иде. Көзге һәм язгы бөртекле культураларны чәчәр алдыннан ел саен туфрак-үсемлек тикшерүе үткәрдек. Тәҗрибә үрнәкләрен Әлмәт шәһәре лабораториясенә җибәрә идек. Чүпләр белән көрәштек, моның өчен механизаторларга кояш чыкканчы – иртәнге сәгать 2-3 ләрдә торып, кырларга барып, гербицидлар сиптерергә кирәк булды. Хуҗалык агрономнары өчен җир эшкәртү буенча семинарлар да оештырдык, – дип сөйләде эшчәнлеге турында Ирек Хәйретдинов. 


1982 елда Ирек Әмин улы җирне сусыз аммиак белән ашлау серләренә өйрәнү өчен укырга Мәскәүгә җибәрелә. Анда Татарстаннан барлыгы 4 кеше юллана, шуларның берсе безнең район белгече була. 


–     Мәскәүдән кайткач, мин район механизаторларын аммиак һәм башка ашламалар белән җирне ничек дөрес итеп ашларга кирәклегенә өйрәттем. Шунсыз мөмкин түгел: бөртекле культуралардан мул уңыш җыеп алуның ул иң зур таләбе бит, – дип искә ала ул еллардагы эшчәнлеген җир белгече. 


2015 елдан Ирек Хәйретдинов Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Әлки районара бүлегендә әйдәп баручы агроном булып эшли башлый. Билгеле бер агуларны куллану буенча киңәшләрен бирә. Орлыкларның авырулар белән йогышлануын ачыклау өстендә эшли, сыйфатын тикшерә. Шуннан чыгып, хуҗалыкларга тикшерү беркетмәләрен бирә. Аның нигезендә агрономнар билгеле бер мәйданга күпме бөртек чәчәргә кирәклеген билгели. Моннан тыш, еш кулланылучы зыянлы препаратларны зыянсызына алмаштыру буенча эш алып бара. 
Эшчәнлеген сөйләгәннән соң, Ирек Әмин улы: “Әйләнә-тирәмдә гомер буе яхшы, тырыш кешеләр булды. Эшемне һәрвакыт намус белән үтәдем”, – дип өстәде. 


Ирек Хәйретдинов хатыны белән ике ул тәрбияләп үстерә. Алар икесе дә Казанның авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, агроном һәм инженер белгечлеге ала һәм бүгенге көндә “Кызыл Шәрык-Агро” хуҗалыгында эшли. Ирек  Әмин улы үзе исә хәзер лаеклы ялда, яраткан оныкларын тәрбияләргә ярдәм итә, ә алар аның  дүртәү – өчесе кыз, берсе – малай. 


2014 елда Ирек Хәйретдиновка “Хезмәт ветераны” исеме бирелә. Авыл хуҗалыгы сәнәгате комплексы тармагында озак вакыт нәтиҗәле эшләгәне өчен, күп санлы Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев