Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирек хәзрәт Сәлахиев: «Озатылган гуманитар ярдәмдә безнең дә өлешебез бар»

Махсус хәрби операция игълан ителеп, гуманитар ярдәм кирәклеге мәгъләм булганнан бирле райондашларыбыз бу изге эштә хәленнән килгәнчә катнашып килә.

Таләп ителгән кирәк-яракларны алар җыю пунктлары үзләре килеп тә тапшыра, ярдәм кирәклеген әйтеп мөрәҗәгать итүче авыл җирлеге башлыклары, имамнар аша да бирә. Мәрхәмәтле якташларыбызга рәхмәт белдерергә дип, редакциябезгә районыбыз мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев та керде. 

–    Районыбыз мөхтәсибәте карамагында 32 мәчет, димәк, шулкадәр үк имам бар. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы ир-егетләргә, шунда яшүче халыкка ярдәм кирәклеге билгеле булгач, район җитәкчелеге бу хакта миңа да әйтте. Мин исә, үз чиратымда, моны имамнарга җиткердем. Алар халыкка мөрәҗәгать итте. Кешеләребез хәлгә керә белүчән, барысын да аңлый торган. “Бүген мин үзем ярдәм итүче сыйфатында, иртәгәсен белеп булмый, үзең дә авыр хәлдә калуың бар”, – дип, фикер йөртеп, хәленнән килгәннең барысын да эшлиләр. Шуңа да без дә ай саен ярдәм итәргә тырышабыз, районнан озатылган һәрбер гуманитар ярдәмдә безнең дә өлешебез бар, – дип сүзен башлады район мөхтәсибе. 

2022 елда ук район мәчетләре тарафыннан гына да безнең хәрби комиссариаттан озатылган 80 егеткә дип, 150 мең сумлык җылы киемнәр әзерләп бирелгән. Ирек хәзрәт Сәлахиев Татарстан мөфтиятенең “Зәкәт” хәйрия фондына да 300 мең сум күләмендә акча җыеп бирүләре турында да сөйләде.

–    Анда һәрбер район – 48 мөхтәсибәт, шул исәптән, без дә катнаштык. Ул акча Татарстаннан киткән егетләргә кайнар ризык ашату өчен дип җыелган иде, – дип аңлатты хәзрәт. 

Шулай ук солдат мөселман егетләребез Коръән китаплары, тәсбихлар, дини календарьларны да кирәксенгән булган.

-     Хәрбиләребез арасында намаз укучылар да бар бит. Аларның намаз вакытларын беләселәре килә. Шуңа да быелның август аенда дини календарьлар, фронттагы ир-егетләребезнең гомерен сакларга ярдәм итсен иде дип, бәхетсезлектән саклаучы догалыклар, изге китабыбызны юлладык. “Коръән”не 45 ен мәчетләрдән җыйсак, 50 не сатып алып озаттык, – ди район мөхтәсибе.

Сентябрь аенда гошер сәдакасы буларак, яшелчәләр – бәрәңге, кишер, суган, төрле кайнатмалар һәм башкалар җыелган. Ул үзең үстергән яшелчәнең, җитештерелгән ризыгыңның уннан бер өлешен бирү дигәнне аңлата. Ә менә узган атнада мәчетләрдән җылы киемнәр озатылган. Имамнар тарафынан әлкилеләрдән җыелган 60 мең сум акчага оекбашлар, перчаткалар сатып алынган. Шулай ук азык-төлек: төрле консервалар, озак сакланучы продукция тапшырылган.

–    Яхшылык эшлә дә, суга сал, мәкален истә тотып, һәр эшләгән эшебезне күрсәтергә дә омтылмыйбыз. Шулай да кайбер кешеләрдә: “Без тапшырган әйберләр кая китә, биргән акчабызга кирәк-ярак сатып алындынмы, алар солдатларга барып җитәме?” – дигән сораулар туарга мөмкин. Без районның “Сугышчан бердәмлек” җәмәгатьчелек оешмасы рәисе Рөстәм Шәйхетдинов белән һәрвакыт элемтәдә торабыз. Ул махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезгә ниләр кирәк булуын хәбәр итә, аларга илтеп тапшыргач, фотосурәт, видеоларны да юллый. Шуңа да ярдәм итүдә катнашучы һәркемнең күңеле тыныч булсын иде: озатылган бар әйберләр дә солдат ир-егетләребезнең файдалануына барып җитә , – ди Ирек хәзрәт Сәлахиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев