Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирина Нуртдинова: Булачак иремә әнием “Ул бит ашарга да пешерә белми!” диде

  Төрле милләт вәкилләренең дус-туган булып яшәвенә безнең Базарлы Матактан да кулайрак үрнәк бармы икән ул?!

Менә ничә гасыр инде биредә рус, татар һәм чуашлар дус-тату булып, бер-берсенә тел-теш тидерми тыныч кына гомер итәләр. 
Алай гына да түгел, килен төшереп, кызларын кияүгә биреп туганлашып беткән гаиләләр дә бик күп район үзәгендә. Ә оныклар ике милләттән булган әби-бабайларын тигез күрәләр, берсенә кунакка баргач, пәрәмәч белән сыйланалар, икенче әбинең пирожогын я хуплуын яратып ашыйлар. Бу гаиләләр өчен милләтара теләктәшлек дигән төшенчә сүздә генә түгел, көндәлек тормыш рәвеше ул.
...Ирина Созонованың әти-әнисе район подстанциясендә эшләп, гаилә шунда ук төзелгән өйләрнең берсендә яши. Оешмада төрле милләттән булган халык эшли, ә аларның балалары кечкенәдән бергә уйнап, татары русчаны, русы татар телен өйрәнеп үсәләр. Бергәләп әллә кайда, Матак үзәгендә урнашкан мәктәпкә йөриләр. Бусы да дуслыкларын ныгыта гына.
–Күршеләребез арасында кемнәр генә юк иде. Әти-әниләр дә аралаша, бер-берсенә кунакка йөриләр. Минем уемда беркайчан кешеләр милләт ягыннан аерыла, дигән уй булмады. Илмирне, татар егетен яратуым минем өчен бик табигый хәл булды, әти-әнием дә моны тыныч кабул итте,–дип үзенең ничек татар гаиләсенә килен булып төшүен сөйләде Ирина.
...Илмир Нуртдинов авылның III Интернационал урамында үсә. Атамасы җисеменә туры килгән бу урамда чувашы да, татары һәм урысы да тату күршеләр булып гомер итәләр. Шунда яшәүче дус кызына кунакка килгән Иринага күңеле тартыла егетнең. Кыз да шулай ук үз итә аны. Берәр ел дуслашып йөргәч, яшьләр өйләнешәләр.
Ирина сөйли:
–Әти-әниләр белән алдан ук таныштык. Минекеләр Илмирне башта сагаебрак каршы алдылар. Әмма тора-бара кабул иттеләр. Әнием: “Ул бит безнең ашарга да пешерә белми!” - дип Илмирне сынап та караган иде, әмма булачак ирем: “Үзем өйрәтермен”,–дигәч, бөтенләй тынычландылар.
Килен булып төшкән гаиләдә аны кияүнең әнисе генә каршылый, әтисе инде вафат була. Яшьләргә никах укыйлар, киленгә татарча Илсөяр дигән исем дә бирәләр. Каршы килми яшь хатын, боларны тыныч кабул итә. Ире өендә татарча сөйләшкәнлектән, килен дә көндәлектә аралашырлык дәрәҗәдә үзләштерә телне.
–Без берара төп йортта яшәдек. Төшке ашка иремнең туганнары да көн саен диярлек килеп йөри иделәр. Бик тату, дус яшәдек. Әнине яраттык, хөрмәт иттек. Ул мине күп нәрсәгә өйрәтте,–ди Ирина.
Кайнанасы, аш-суга оста, көн дә әле бәлеш, әле пәрәмәч пешерә, балаларын тутырма белән сыйлый. Ирина да өйрәнә – ирен балачактан ашап үскән ризыгыннан өзәсе килми. Һәм шулкадәр остарып китә ки, бервакыт Илмире: “Син әнидән дә тәмлерәк пешерәсең бит!”–дип мактап та куя.
Ирина белән Илмир гаиләсендә бер-бер артлы башта кызлары Эльза, аннары уллары Адель дөньяга килә. Алар бераз үсеп, кул арасына керә башлагач, өченче баласын – улы Данилны алып кайта Ирина. Хәзер инде яннарында төпчекләре генә, олылары үсеп, һөнәр алып, кызлары Казанда кибет администраторы булып, уллары Столбищедагы “Россия почтасы”ның сортировка цехында эшлиләр. Ә Данил әти-әнисенең уң кулы, булышчысы.
–Ирем гомер буе төзелешләрдә эшләде. Ә өйдә кошлар үрчетү белән мавыга. Йорт тулы индоүрдәкләр, тавык-казлар үстерә. Төпчегебез аңа бик теләп булыша,–ди Ирина.
Ә Нуртдиновларның күршесе Валентина Мельникова болай дип өсти:
–Күршеләребездән бик уңдык – бик әйбәтләр. Теләсә кайчан ярдәмгә килергә әзерләр. Илмир алтын куллы ир, эшли белмәгәне юк. Ул обой да ябыштыра, плитка да, брусчатка да түши. Безгә печән китерсәләр, сәнәген күтәреп кереп җитә. Әниләрен ничек караганнарын белсәгез иде! Аннары, аны соңгы юлга озаткач, авыру туганнары Илгизне дә үзләренә сыендырдылар. Шулай үзара ярдәмләшеп яшибез күршеләребез белән.
Валентинаның үзенең килене дә татар кызы. Ә оныгы Эмиль рәхәтләнеп ике телдә сөйли. “Туганнарыбыз арасында татар килен-кияүләр аз түгел. Бик тату яшибез. Болай күңеллерәк тә – ике халыкның гореф-гадәтләре кушыла бит. Тормыш төсмерләре арта”,–ди ул.
... Өч бала үстергән Иринага сокланып туймассың! Кызлардай зифа гәүдәле, җитез хәрәкәтле, сабыр холыклы хатын ул. Кайчандыр Казанда укып белем алган, әмма туган авылын сагынып, шунда яшәүне сайлаган Ирина бик күптәннән инде район почтасында эшли. Хәзер ул Базарлы Матак почта элемтәсе бүлеге начальнигы. Хезмәте җаваплы, авыр, чөнки бүген почта хат-гәзит тарату белән генә шөгыльләнми, күп төрле товар да сата бит. Ирина белән әңгәмәбез вакытында да әллә ничә тапкыр шылтыраттылар аңа.
... Менә шундый “интернациональ” гаилә. Мәхәббәткә, үзара хөрмәт-аңлашуга корылган булгач, милли үзенчәлекләр ир белән хатынның үзара мөнәсәбәтләренә, уртак тормышка карашларына һич тә комачауламый икән бит. Халыклар бердәмлеге гаиләне дә ныгыта, бәхетле итә икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев