Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Чаллы авылындагы йортлары янып көл булган Хәмдия һәм Рәис Гәрәевлар кыш уртасында бернәрсәсез кала

Фаҗига әле күптән түгел, 24 декабрьдә була. Күп хезмәт куеп салынган йорт санаулы сәгать эчендә янып көлгә әйләнә.

Бәхеткә, йорт хуҗаларының сәламәтлегенә зыян килми: ут телләре үрли башлавын вакытында белеп алалар.

–    Кичке сәгать сигезләр тирәсе иде. Мунча кереп чыктым. Кер юу машинасына кием-салымны салгач, бер чынаяк чәй эчтем. Ирем телевизор карый иде. Шунда әче төтен исен сизгәндәй булдым. “Кайдан килә соң ул?” – дип, бүлмә ишеген ачтым. Һәм верандада ут үрләвен күреп алдым. Әлеге хәлдән коелып төштем, аяк-кулларым калтырый башлады. “Рәис, без янабыз. Пожар”, – дип кычкырдым. Ирем килеп ишекне ачкач, ут аралыкка ук сикерде. Ә ул вагонка белән тышланып, төссез буяу белән буялган. Аңа шундук ут капты, – дип сөйләп китте Хәмдия Сәлимҗан кызы, әлеге бәхетсез көнне искә алып. 
Шуннан соң Хәмдия апа йөрәгенең үзенә ишетелерлек булып тибүен генә хәтерли. Тирә-юньдәге бар әйбер кадерле, бар нәрсә кирәк, барысы да үзең юнәткән. Нәрсәне алып чыгарга, нишләргә? Кемгә хәбәр итәргә? Баш әйләнә, барысы да төштәге генә кебек... Күрше-күлән янгын сүндерүчеләргә шалтырата. “Документларны гына булса алдыңмы?” – дип сорый берәү Хәмдия ападан. “Юк”, – ди хуҗабикә. Аннан соң гына ишектән чыгар алдыннан диварга эленгән бер букчаны эләктерүен исенә төшерә. 

–     Нәрсә эшләгәнемне дә белмим. Бер сумка, ниндидер киемнәр алдым. Сумканы нигәдер кар өстенә ташлаганмын. Икебезнең паспортыбыз һәм бер айлык пенсиябез шунда булган. Киемнәрнең исә терлек- туар карый торганын эләктергәнмен. Ирем бер яңа курткасын алган.  Кемнәрдер туңдыргычны сөйрәп алып чыккан. Бар алган әйберләребез шул булды. Берничә дистә ел буена җыелган тормыш, күз алдыбызда дөрләде, – ди әңгәмәдәшем. 


Янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җитәләрме, озак торалармы – анысын хуҗабикә әйтә дә алмый. 

–     Машиналар килде, су сиптеләр... Бушагач, тагын киттеләр, аннары янә килделәр... Ә хәрабәләр әле тагын 10 көн буена пыскыды. Ут чаткысы кабынып китеп, күрше-күләнгә зыян салмасын өчен, янган нигезебез янында беренче төнне машинада үзебез кундык. Төтен күренә башласа, шундук су сиптек, – ди Хәмдия апа. 

Ут барысын да юк итә


Иске Чаллы авылындагы йортны исә Хәмдия апа белән Рәис абый 1996 елда сала. Гаилә коргач, алар Биектауга чыгып китә.  Яңа урында урнашып, бер-бер артлы ике кызлары туса да, туган авылны сагына алар. Көннәрдән-бер көнне тәвәккәллиләр дә: кайтып, бер әбинең иске генә өен сатып алалар да каршыда үз нигезләрен җиткерергә керешәләр. 

–     Биләрдән бүрәнәләр сатып алдык. Өмә ясап, күтәрдек. Тора-бара аны зурайттык. Өй эчендә бар уңайлыкларны да булдырдык: мунчасын да, бәдрәфен дә ясадык. Барысы бергә 90 кв. метр мәйданга җитте. Суы, газы керде... – ди Хәмдия Сәлимҗан кызы. 

Теләгән кешегә авылда эше дә бар. Гаилә башлыгы Рәис абыйның да кулы алтын: эретеп ябыштыручы бит ул. Хәмдия апага да эш табыла: берничә ел социаль хезмәткәр булып, олы яшьтәге 6 әбине карый.  Аннары авылдагы мәдәният йорты котельные операторы вазифасын үтәргә алына. Үз хуҗалыкларында мал-туарын, кош-кортын асрыйлар, бакчада яшелчәсен үстерәләр. 

–     Авылны яратып яшәдек, болыннарында рәхәтләнеп печәнен чаптык. Җәй айларында бакчада эшләдек. Өебезнең дә һәр почмагына кул җылыбыз кергән, шунда кызларыбыз үсеп буй җиттеләр, шуннан китеп, үз гаиләләрен кордылар. Бу нигездә 28 ел вакыт үтте. Тормыш булгач, барысы да үз урыны өчен җыелган иде. Тәрәзә төпләрендә шау чәчәккә күмелеп гөлләр үсте. Менә шулар юк булды, уйласаң, йөрәк бик әрни, – ди Хәмдия апа.
Әйе, ут барысын да юк итә. Гараж, сарай, андагы мал-туар: тана, кәҗә, 15 тавык исән-сау кала. Хәер, хәрабәләр астында янып бетмәгән вак-төяк күренә. Янмый калган тәлинкәләрне алырга хуҗабикәнең кулы үрелсә дә, аны берәү туктата: “Алмагыз,  янә бәхетсезлек алып килер. Бер янган трактор запчастен икенчесенә куйган идек, аңа ут капты”, – ди. Күмерләнгән агачлар арасында сурәләр язылган китап өлешләре дә күренә. “Китапларым укырлык хәлдә түгел, шуңа да имамнар аларны яндырып, көлен кеше йөрми торган урынга җиргә күмсәң яхшы, дип киңәш бирде”, – ди ул. 

“Дусларыбыз да, туганнар да күп икән”   

Хәмдия һәм Рәис Гәрәевлар тормышында бу фаҗига – бердәнбер тетрәндергеч вакыйга түгел. Көтмәгәндә баш калкыткан чир аларга якын кешеләрен вакытыннан алда бакыйлыкка озатырга мәҗбүр итә.

–     Әтием 52 яшендә вафат булды. Яманшеш авыруы үсеш алганнан соң, 47 яшьлек әниемне, 27 яшьлек апамны җир куенына салдык.  Бу хәлләр миңа Аллаһыга якынаерга этәргеч ясады,ә дин юлында булу хәсрәтләрне кичерергә көч биргәндер, – ди әңгәмәдәшем. 

Гаиләдәге ике кешене яман авырудан мәңгелеккә озату Хәмдия апаны бу чирнең үсеш алуына юл куймау мөмкинлекләрен эзләргә мәҗбүр итә. Авыру үзендә дә баш калкытмасын өчен, төрле төнәтмәләр ясап, файдалана ул. Хәленнән килгәнчә, башкаларга ярдәм итүне дә  максат итеп куя. Үлән төнәтмәсен таныш-белешкә дә тәкъдим итә. Тора-бара кешеләр аңа үзләре дә мөрәҗәгать итә башлыйлар. Хәтта Ижевскидан ук килүче була... Чыннан да, Хәмдия апа кул кушырып утыра торганнардан түгел. Я кирәк-ярак бәйли ул, я каз каурыйларыннан май канатлары үрә.

–    Танышларымнан каз канатлары сорыйм, аннары буш вакытларда аларны таба майлау өчен үрәм. Әзер май канатларын Коръән ашларында сәдака буларак таратам ди, – ди Хәмдия апа. 


Менә шул ярдәмчеллек йортлары янганнан соң аларга үзләренә карата башкалар изгеле булып әйләнеп кайта да. Баш очында түбәсез калгач, кайдадыр кунарга кирәк. Беренче ике көндә бәлага тарган ир белән хатынны күршеләре үзләренә чакыра. Аннары, авыруы сәбәпле хастаханәдә яткан сеңлесе Рәмзия авылга кайткач, аңа баралар. 10 көнләп туганнарында яшиләр. Нигездә хәрабәләр аунап яту да хуҗаларга тынгылык бирми. Җыештырырга ярдәм итмәссезме дип, ир һәм хатын янә авылдашларга мөрәҗәгать итәләр. 

–    Туганнар, кызларым, кияүләр кайтты. Авылдашлар килде. Йортны салганда, өмәгә 35 кеше килсә, аның хәрабәләрен җыярга да 25 кеше җыелды, – ди Хәмдия апа, яшьле күзләрен сөртеп. 

Шул ук вакытта акчалата, әйберләтә ярдәм итәргә дә халык агыла. 

–     Күршеләр, авылдашлар, дин әһелләре – барысы да ярдәм итте. Үз авылыбыз, Яңа Чаллы, Бибай Чаллысы, Карга авылы һәм район үзәгендә яшәүче кешеләр акчалар бирде. Мәчетләргә йөрүче олылар да, яшьләр дә үзләреннән өлеш чыгарды. Авылыбыз башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин да гел хәлебезне сорашып, ярдәмен тәкъдим итте, кирәк чагында тракторын да бирде. Без аларның барысына да бик рәхмәтле. Догаларны укыган саен, үзләренә дә исәнлек телим. Шулкадәр ярдәмне күргәч, мин: “Безнең дусларыбыз да, туганнар да бик күп икән”, – дигән нәтиҗәгә килдем, – ди Хәмдия Сәлимҗан кызы.


Районыбыз кешеләре хәлдән килгәнчә ярдәм иткәнгә,  авыр хәлдә калган бу гаилә бүгенге көндә Базарлы Матак авылыннан йорт сатып алу бәхетенә ирешкән. Хуҗабикә әйткәнчә, тормышны хәзер яңадан башларга, кирәк-яракны кабаттан энәдән башлап җыярга кирәк. Шулай да хәзер баш очында түбә бар,  моңа гаилә бик тә шөкер итә. Ә без исә, үз чиратыбызда, бәхетле нигез булсын ул, дип телибез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев