Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Камка авылы җыенында канәгатьсезлек белдерүчеләр дә табылды

.

Күбрәк макталып, башкаларга үрнәк итеп куелган Иске Камка авыл җирлегенә соңгы елларда ни булган?! Эшләргә белгеч табылмау сәбәпле почта бүлеге ябылган иде инде. Хәзер менә сатучы юк дип бердәнбер кибет тә эштән туктаган.  Соңгы җыенда исә фельдшер-акушерлык пунктының да шундый куркыныч астында булуы – аның  ишегенә дә йозак салуның ихтималы барлыгы ачыкланды.

 

Иске Камка җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров үтә тырыш, үз урынында зур тәҗрибә туплаган җитәкче. Аның үҗәтлеге нәтиҗәсендә җирлеккә кергән авылларда халык өчен гаять кирәкле күп эш башкарылып килә. Карамалы, Иске һәм Яңа Камка авылларына асфальт салынган ышанычлы юллар алып бара. Авыл юлларына да тиешле игътибар бар – ел саен аларга ком салына, таш түшәлә. Халыкны су белән өзлексез тәэмин итү максатында да нәтиҗәле эш башкарылды. Кичләрен өч авылның да урамнары гөлт итеп балкып торуын әйтәсе дә юк.

Җирлек советы тырышлыгы һәм якташлары Ришат Хатыйпов ярдәме белән чишмәләрнең чистартылуын, аларның тирә-ягын төзекләндерүләре  хакында да әйтеп үтте Фәргать Әкбәров өч авылның берләштерелгән җыенында.

Иске Камканың шушы төбәккә генә хас “авырткан” урыннары бар. Һәр язда авылның ике урамы кар сулары ташкыны белән бүленеп кала – Кече Чирмешән елгасы дәрья булып җәелә. Узган ел ташуы Тирмән урамына чыга торган юлны җимереп алып китә. Авылдашларына ярдәмгә үзенең К-701 тракторы белән Раил Шәйхетдинов килә. Эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов та камкалыларның хәленә кереп, материал итеп вак таш, эшләргә экскаватор бирә, ике көндә юлны торгызып та өлгерәләр. Сулар китеп җәй җиткәч, 450 метр озынлыктагы бу юлга балчык ташып, аның өстенә ком, вак таш түшиләр. Озынлыгы 350 метр тирәсе булган Түбән урам юлына да ком җәяләр, аны тигезлиләр.

Билгеле, шуның кадәр күп эш эшләнгәч, авылларда яшәүчеләр дә үзләре керткән салым акчасының халык файдасына, тормышны уңайлырак итүгә тотылуын күреп, аңлап торалар. Шуңадыр, үзара салымны елның беренче кварталында ук тапшырып та куя алар. Нәтиҗәдә җәй айларына планлаштырылган чараларны җиренә җиткереп башкару өчен  үзара салымга өстәлә торган дәүләт ярдәме дә вакытында килеп өлгерә.

Тик шунысы начар бит әле:  авыл халкыннан коммуналь хезмәтләр һәм башка төр түләүләрне кабул итеп, халыкка тагын әллә ничә төрле хезмәт күрсәтеп торган почта бүлеге ябылган. Сәбәбе – эшләргә кеше булмау. Район җирлекләренең күбесенә хас мондый проблема. Әмма, почта бүлегендә эшләүче белгеч теге я бу сәбәпләр белән эшеннән китсә дә, аңа алмаш табып торалар. Ә Иске Камкада проблема хәл ителмәгән, шунлыктан почта бүлекчәсе ишегендә бүген йозак эленгән.

Иске Камка авылында 73 хуҗалык бар, 206 кеше яши. Ләкин аларга сәүдә хезмәте күрсәтүче кибет тә сатучы булмау сәбәпле ябылган. Авылда яшәүчеләрнең күпчелеге инде олы яшьтә, нигездә пенсионерлар. Аларга авылда кибет булу бик мөһим. Дөрес, “Эдем” җәмгыяте атнага ике тапкыр бирегә автолавка җибәрә, бик кирәкле товарларны сатуны оештыра. Әйе, нибары 10-20 йорттан торган авыллар өчен автолавканың хезмәт күрсәтүе ярый да  торгандыр, тик Иске Камка кебек зур авыл өчен бу гына җитәрлек түгел, билгеле.

Иң аянычлысы – чират авылның фельдшер-акушерлык пунктына җиткән! Фельдшерлары Рәзидә Вәлиева лаеклы ялга җибәрүләрен сорап гариза язган бит. Ә аны алыштырырга белгеч юк. Димәк, халык өчен бик тә кирәкле медицина учреждениесе дә ябылырга мөмкин. Бу катлаулы хәлне ничек җайга салырга соң? Район баш табибы урынбасары Игорь Леонтьев җыенда авыл халкын Базарлы Матактан табибларны ешрак җибәрербез дип өметләндерде анысы. Тик авыру дигәнең махсус көннәрдә я алдан хәбәр итеп килми бит, авылга медицина хезмәткәре тәүлек әйләнәсе һәм һәр көнне кирәк.

Гадәттә Иске Камка җирлегендә җыеннар тыныч, теләктәшлек рухында уза иде. Быелгысы шау-шулы булды.  Сораулар да бирелде, канәгатьсезлек белдерүчеләр дә табылды. Әйтик, бер механизаторның хатыны ирен сәбәпсез эшеннән кууларына зарланды. Аңа җавап итеп отряд җитәкчесе Рифкать Низамов: “Ул эшеннән үз теләге белән китте”, – дип җавап бирде. Хезмәт хакларыннан, эш көннәре өчен бирелә торган бөртек сыйфатыннан канәгать булмаучылар да бар икән – бу турыда әйткәләшеп тә алдылар. Нәтиҗәдә җыелышның атмосферасы бозылды, билгеле.  Гомере буе механизатор булып эшләгән игенче белән отряд һәм филиал җитәкчеләре арасында аңлашу табылсын иде инде.

Һәрвакыттагыча, җыен ахырында үз хуҗалыкларыннан күп итеп сөт тапшыручыларны бүләкләделәр, юбилейларын билгеләп үтүчеләрне котладылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев