Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Камкада яшәүче Рамил Сафинны район үзәгендә көтеп алалар

Иске Камкада яшәүче Рамил Сафинны район үзәгендә көтеп алалар. Ул көн саен бирегә өч литрлы 5-6 банка сөт алып килеп сата.

 Тагын 40 литр сөтне иртә сәгатьтән Базарлы Матактагы кабул итү пунктына тапшыра.
Базарлы Матактагы урам базарында аның үз урыны бар. Күпләр сөтне гел Рамилдән алалар. Сөте майлы, тәмле, диләр. 
Рамилнең балачактан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән. Әмма ул күп сәламәт кешеләргә караганда да тулырак, активрак тормыш алып бара. Автомобильдә дә йөри, трактор руленә утырып та эшли. Үз җирләре дә бар, анда ул печән үстерә. 
Хәзер Сафиннар  дүрт сыер савалар, тагын икесе бозауларга тора икән. Республика программасы нигезендә зур итеп терлек абзары төзеткәннәр. 
Бу гаилә кош-кортны да күпләп асрый. Былтыр алар  100 каз үстереп сатканнар. Быел да каз бәбкәләренә заказ биреп куйган. Кирәксенгән кешеләргә  тавык чебие, каз-үрдәк бәбкәләрен инкубатордан да алып кайтып бирә.
Тынгысыз, өлгер Рамилгә карап, ничек бу ир-егет барысына да җитешә икән, дип тә уйлыйсың. Ә ул исә елмаеп: “Башка эшем юк бит, шулар белән мәш киләм”, – дип кенә куя.
Рамил хатыны Бриллиант, 85 яшьлек әнисе Зәйтүнә апа белән бик таза, мул, нык тормышта, авылда күпләргә  үрнәк булып яшиләр. Үзләре кебек уңган ике ул үстерәләр. Бу тыйнак, тырыш, эшчән гаиләгә сокланмый мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев