Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Кората һәм Сиктермә авылларын берләштергән җирлектә бүген 602 кеше яши

Район башлыгы Александр Никошин Иске Кората авыл җирлеге халык җыенының Сиктермәдә үткән икенче өлешен йомгаклау чыгышында нәкъ менә шул җөмләгә басым ясады.

–Хөрмәтле Сиктермәлеләр, 20 ел элеккеге авылны бер мизгелгә генә күз алдына китереп алыйк әле. Шул вакыт аралыгында танымаслык булып үзгәргән бу җирлек өчен мин Иван Иванович Казанковка чиксез рәхмәтлемен,–дип башлады ул сүзен. –Тормыш шартларының, тирәлекнең шундый дәрәҗәгә җиткерелүе сезгә дә зур җаваплылык йөкли. Без булганның кадерен белергә, сакларга өйрәнергә тиеш. Белеп торасыз, елның-елында бергәләп никадәр кунаклар кабул итәбез. Димәк, бөтен җирдә чисталык, матурлык, тәртип тә таләп ителә дигән сүз. Авылда яңа балалар бакчасы төзелде, сентябрь аенда 200 урынга исәпләнгән клубны тапшырырга җыенабыз. Ә менә 110 укучыны күздә тоткан мәктәп проекты инде күптән әзер булса да, эшкә керешә алмыйбыз: балалар әз. Яңа мәктәпне бик тә төзисе килә бит!–дип дәвам итте Александр Федорович. Алга таба,  демографик мәсьәләне куертып: “Яңа төзелгән һәм төзеләчәк өйләрдә кемнәр яшәр, бу башлангычларны кемнәр дәвам итәр?”– дигән көн кадагы сорауларын да бирде.

Иске Кората һәм Сиктермә авылларын берләштергән җирлектә бүген 602 кеше яши. Узган ел 8 кеше бакыйлыкка күчеп, 5 бала туган. 

–Мәктәпләрдә 78 укучы белем ала. Белем һәм тәрбия төрле юнәлештә бара. Патриотик тәрбиягә аеруча зур игътибар бирелә. Күмәк көч белән, МХО дә һәлак булган геройларыбыз– Иске Кората егете Дмитрий Волостнов, Сиктермә егете Владислав Красновларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан, ике мәктәптә дә мемориаль такталар ачтык,– дип белем йортының яңалыклары белән таныштырып үтте  мәктәп директоры Николай Хвостов. 

–Музей эшчәнлегендә балалар бакчасы, мәктәп коллективлары белән бердәмлек зур әһәмияткә ия. Рухи-әхлакый кыйммәтләрне, тарихыбызны саклауда шулай бергә атласак кына, без теләгәннәребезгә ирешә алабыз,– дип киләчәккә булган хыяллары белән уртаклашты П.Хузангай исемендәге музей җитәкчесе Олег Мурзин.

“Хузангай” җәмгыяте вәкиле Иван Кудряшов чыгышын да, әлеге җирлектә яшәүчеләрдән, бер яктан, ак көнчелек белән көнләшеп, икенче яктан, алар өчен шатланып тыңладык.

Биредә яшәгән канәгать халыкның авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Елена Казанковага бер соравы, гозере дә юк, алар аңа  рәхмәтле, исән-сау эшләвен телиләр.  

Әйе, авыл торган саен зурая, үсә, матурая, яшәү шартлары яхшыра, файдалы һәм мавыктыргыч ял итү мөмкинлекләре арта бара. Шулай булгач, яңа салынган өйләргә яшь гаиләләр урнашыр, төзелергә тиешле мәктәп тә озак көттермәс, дип, ышаныч тулы хыяллар белән яшәргә генә кала. Яңа мәктәп, бәлки, 2028 елда Сиктермә мәктәбенең 150 еллык юбилее уңаеннан ачылыр, кем белә?!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев