Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Матак авыл җирлеге башлыгы билгеләнгән бурычларның күбесен үтәгән

Иске Матак авыл җирлеге район үзәгеннән 15 чакрым ераклыкта урнашкан. Аңа Иске Матак, Югары Матак, Абдул Салманы, Чуаш Шәпкәсе, Татар Шәпкәсе һәм Яңа Сиктермә авыллары керә. Аларда барлыгы 689 кеше яши.


20 гыйнварда Югары Матакта үткән җыенда авыл башлыгы Ольга Гуляева җирле советның 2024 елдагы эшчәнлеге турында сөйләде, быелгысы елда хәл ителергә тишле мәсьәләләргә тукталды. 

Ольга Григорьевна яшьләрнең шәһәрләргә китеп, халык саны кимү бүгенге көндә авылларга хас зур борчу икәнлеген ассызыклады. Шул сәбәпле узган ел бу җирлектә дә 20 кеше бакыйлыкка күчкән һәм нибары 2 сабый гына дөньяга килгән. 
Эш нәтиҗәләренә килгәндә, җирлек җитәкчелеге билгеләнгән бурычларның күбесен үтәгән. Кайбер сораулар якын арада хәл ителергә тиеш. 

–     Тораклыкларны төзекләндерү – һәрвакыт авырткан урын инде ул. Аны хәл итү өчен, беренче чиратта, акчаның тиешенчә бүленүе кирәк. Шуңа карамастан эш һәрвакыт акчада гына да түгел. Күп очракта күп нәрсә безнең үзебездән дә тора. Кышкы чорда даими рәвештә урам юлларын чистарттык, җәйләрен үләннәрне чаптык, агачлар утырттык, каты көнкүреш калдыкларын һәм чүпне чыгардык, тиешсез урынга түгелгән 3 чүплекне бетердек, – дип билгеләп үтте авыл башлыгы. 

Аннары ул көнкүреш калдыклары һәм чүпне җыю, аны тиешле урынга илтеп түгү буенча килеп туган кыенлыкларны ассызыклады. 

–     Күп кешеләр, йортны тышкы яктан матурайтып, ишегалдын тиешле тәртиптә тота. Шулай да синең ишегалдыңны үзеңнән башка берәүнең дә чистартмавын аңламаган кешеләр дә әле бар. Халыкның бу яктан тәрбиялелеге түбән: тиешсез урыннарда чүплекләр әле һаман да пәйда була. Югыйсә авылларда 31 контейнер урнаштырылган, тагын 3 кайтарылачак, –  дип сүзен дәвам итте. 

Ольга Григорьевна җирлектән махсус хәрби операциядә 2 кеше катнашуын, тагын 16 ир-егетнең килешү буенча хезмәт итүен дә әйтте. Кызганыч, әмма һәлак булучылар да бар. Алар исәбе – 4. Ул гуманитар ярдәм җыюда, яшеренү челтәрләре үрүдә актив катнашкан кешеләргә рәхмәтен дә җиткерде.  

Дәүләт ярдәме каралган республика программасы – авыл кешеләре өчен яхшы мөмкинлек ул. 2024 елда бу максаттан халыктан 225 500 сум акча җыелган. “1гә 4” субсидиясен исәпкә алып, республика бюджетыннан 865 600 сум акча күчерелгән. Кагыйдә буларак, үзара салым акчасы юлларны, тораклыкларны, су белән тәэмин итү системасын төзекләндерүгә, карап торуга,  урамнарны төнлә яктыртуга һәм тагын күп мәсьәләләрне хәл итүгә тотыла. Җирле совет махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен үзара салым акчасы күчерүдән азат итү карарын кабул иткән. 

Ольга Гуляева узган ел юлларны карап тору өчен – кардан чистартуга, тигезләүгә 290 мең сум акча тотылуын әйтте. Урам утлары янсын өчен, төзәтү эшләре дә башкарылган. Өч авылда – Югары Матак, Абдул Салманы һәм Яңа Сиктермәдә су башняларындагы ватылган насослар алмаштырылган. Шулай ук һәйкәлләрне төзекләндерү эшләре үтәлгән. 

2025 елга обелиск торгызу һәм Югары Матактагы Ленин урамы юлын төзекләндерү максат итеп куелган. “Бүген һәм хәзер хәл итә торган, шулай ук башкарып чыгу өчен, вакыт таләп ителгән мәсьәләләр дә бар. Без авыл кешеләренең теләкләрен исәпкә алырга әзер һәм мәсьәләләрне хәл итүдә аларның ярдәмен дә көтәбез”, –  дип чыгышын төгәлләде авыл башлыгы. 

“Востокзернопродукт” җәмгыятенең “Көнбатыш Әлки” территориаль идарәсе вәкиле Марс Сәгыйров җирле кешеләрне һәм район җитәкчелеген элеккеге терлекчелек фермаларының искергән һәм җимерелгән биналалары язмышы быел хәл ителәчәгенә ышандырды. Ул шулай ук идарә җитәкчелеге кыр эшләре вакытында авыл хуҗалыгы техникасының Иске Матакның үзәк урамыннан түгел, ә авылны әйләнеп узу мәсьәләсен хәл итәр, дип тә җавап бирде. 

Авыл җыены юбилейларын билгеләп үтүчеләрне һәм авыл җирлеге активистларын бүләкләү белән төгәлләнде. 
Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов җитәкчелекнең шулай халык белән очрашып сөйләшүен берни дә алмаштыра алмавы, ә авыл җирлегенең эчке халәтен, беренче чиратта, җыеннар ачыкларга ярдәм итүе турында әйтте.

–     Җыеннар райондашларыбызның ничек яшәвен, аларның борчуларын аңларга ярдәм итә. Мондый җыелышларга яшьләрнең, балалары белән гаилә парларының, пенсионерларның килүләре шатландыра, – диде ул. – Борчыган мәсьәләләр турында фикер алышу ул– һичшиксез, беренчел максат. Үз чиратында авыл кешеләре безнең эшебезгә бәя бирә. Авыл башлыгы уңышлы эшлиме, кешеләрне ишетәме, аңлыймы, алар белән ул уртак тел тапканмы – шунда күренә. Биредә без Ольга Григорьевнаның авыл кешеләрен борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә тырышып эшләвен күрәбез. Шуңда да Иске Матак авыл җирлеге бик тә лаеклы рәвештә район авыл җирлекләре рейтингында алдынгы урында тора.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев