Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Матак авылында Максим Лычниковны соңгы юлга озаттылар

Махсус хәрби операциядән якташларыбыз турында яхшы хәбәрләр алганда куанабыз. Әлки егетләренә батырлык үрнәге күрсәтеп Ватан алдында изге бурычларын үтәве белән горурланабыз.

Кызганыч, сугыш барган җирләрдән кайгылы хәбәрләр дә килә шул. 10 июнь көнне Иске Матак авылында туып үскән ефрейтер Максим Валерьевич Лычниковны соңгы юлга озаттык.

Максим Лычников үз теләге белән, контракт нигезендә махсус хәрби операция зонасына киткән. Ул 1988 елның 31 гыйнварында туган. 2011-2012 елларда Россия Кораллы көчләре составында хәрби хезмәт юлын үткән.

Максим Лычниковны соңгы юлга хәрби дәрәҗә күрсәтеп озаттылар. Иске Матакта Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәл каршында мәтәм митингы үтте.

Район башлыгы Александр Никошин үз чыгышында:

–    Без бүген бирегә бик олы югалту уңаеннан җыелдык. Дошманнарга каршы барган каты бәрелештә Иске Матак егете Максим Лычников батырларча һәлак булды. Ул безнең күңелләрдә  кыю, Ватанына тугры булган солдат булып кереп калыр, – диде һәм Максимның әнисе Надежда Викторовна

Лычниковага “Батырлык ордены” тапшырды. 

Россельхознадзор Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Таҗетдиновка сүз бирелде:

–    Мин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, хөкүмәтебез исеменнән Максимның туганнары, якыннарының олуг хәсрәтен уртаклашам. Без сезнең белән бергә хәсрәтләнәбез. Максим батыр Әлки улы булып йөрәкләребездә сакланыр, – диде республика вәкиле.

Бер минут тынлыктансоң мәрхүм белән хушлашу булды. 

Максим Лычников Иске Матак авылы зиратларына җирләнде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев