Иске Такталы авылында яшәүче Сергей һәм Ангелина Ферапонтовлар кече фермалар төзү өчен субсидия алган
Авылларда мал-туар асраучы һәм, алга таба терлекчелек белән шөгыльләнеп, моны гаилә кеременә әйләндерүне максат иткән гаиләләр бар.
Иске Такталы авылында яшәүче Сергей һәм Ангелина Ферапонтовлар шундыйлардан. Алар быел сөтчелек юнәлешендә кече фермалар төзү өчен каралган программа буенча субсидия дә алган.
Без гаиләдәге хуҗабикә Ангелина белән сөйләштек. Ике бала әнисе дә булган әлеге яшь ханымга бары тик 25 яшь, ире Сергей 34 яшен тутырган.
– Өйләнешеп яшәвебезгә алтынчы ел китте. Ике балабыз үсеп килә. Кызыбыз Василисага 4 яшь булса, улыбыз Мирон әле 4 айлык кына, – дип сүзен башлады ул.
– Яшьләр дә булгач, зур терлекләр белән эш итүдән курыкмадыгызмы? – дип, кызыксындым мин әңгәмәдәшемнән.
– Ирем белән без икебез дә авылда үстек. Минем әти-әни һәрвакыт күпләп терлек асрады. Кечкенә бер ферма иде, дип әйтсәм дөресрәктер дә. Чөнки сыерлар исәбе генә дә 8әү иде. Без, аларга ярдәм итеп, эшләшеп үстек. Шуңа да сыерның кайсы ягыннан якын килергә икәнлеген мин яхшы беләм. Ирем гаиләсендә дә мал-туар һәрвакыт булган, – ди, җавап итеп Ангелина.
Ангелина, әти-әни дип, бик тә яратып үзен һәм аның тагын ике бертуган энесен тәрбияләп үстергән Сергей һәм Ирина Сардуловлар турында сөйләде. Ул гаилә канаты астына алынганда, Ангелинага бары – 9, ә энеләренең берсенә – 7, икенчесенә 6 гына яшь була. Без әлеге гаилә, Ангелинаның үз әнисен, апасын эзләп табуы турында язып та чыккан идек. Шуңа да мин: “Якыннарыгыз белән аралашасызмы?” – дигән сорауны да бирдем. “Кызганыч, әни, мәрхүм инде. Апа белән дә әлегә уртак тел таба алмадык. Бәлки, алга таба барысы да үзгәрер”, – диде яшь ханым.
Һәм менә Ангелина тәрбияләнеп үскән Сардуловлар һәм ире Сергейның әтисе Василий – бар башлангычларында да яшь гаиләнең терәге.
– Без ирем үскән төп йортта аның әтисе белән бергә яшибез. Башта үгезләр, кәҗәләр асрадык. Ел ярым элек ике сыер алдык. Иртән хайваннарны саварга чыкканда, каенатам баланы карый. Әти-әни дә булыша, балаларны да карашалар, азык әзерләгәндә дә ярдәм кулы сузалар, – ди Ангелина.
Авыл кешесе яхшы белә: бер сыерның да эше күп. Астын чистартырга да, азыгын әзерләргә дә кирәк. Шуңа да күпләп мал-туар асраучылар, ничек тә хезмәтне җиңеләйтүне максат итеп, төрле техника алырга тырыша. Әңгәмәдәшемнән шул хакта да кызыксындым.
– Безнең әлегә мотоблок кына бар. Аңа менә чапкыч алдык. Җиңел машинага тагу өчен, арба юнәттек. Күп эш, билгеле, кул белән башкарыла. Җәй көне үләнне техника белән чаптырсак, аны үзебез әйләндерәбез, җыябыз, арбага төяп алып кайтабыз. Әти-әниемнең тракторы бар, кайчакта печәнне алып кайтырга алар ярдәм итә. Баштан ук саву аппараты да алдык. Электр көтүчене сыерларыбызга үзебезнекен кулланабыз, – диде ул, җавап итеп.
Гаилә башлыгы Сергей үзе Карга авылындагы терлекчелек комплексында маллар караучы булып эшли икән.
– Иремнең кулы алтын. Нинди эшкә тотынса да, башкарып чыга ала. Элек ул, төзүчеләр бригадасында булып, шәхси хуҗалыкларда төзелеш эшләрендә ярдәм итте. Үз ишегалдыбыздагы абзарны ул үзе төзекләндерде. Кирәк икән, балта-пычкы тота, тимер булса, эретеп ябыштыру эшенә керешә, – дип, яшь хуҗабикә тормыш юлдашын да мактап алды.
“Мөгезле эре терлекләр асрарга теләгән үзегез кебек яшь гаиләләргә нинди киңәшләр бирер идегез?” – дип сорагач, Ангелина: “Эшне кечкенәдән башларга, үзеңне башта сынап карарга кирәк дип уйлыйм. Без менә әлегә ике сыер гына алдык. Бар эшне дә башкарып чыгуыбызны аңладык. Димәк, алга таба сыерлар санын арттырырга мөмкин. Шуңа да язын терлекләр санын ишәйтүне максат итеп куябыз”, – диде.
Терлекчелек хезмәтенең асылын аңлаган Ферапонтовлар бу юнәлештә үзләренә табыш белән эшләп китәрләр дип ышанабыз. Зурдан хыялланып, вак-вак адымнар белән алга барганда, һичшиксез, теләгеңә ирешеп буладыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев