Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“IТ-чемпион”ның иң активлары

"IТ-чемпион" республика бәйгесенең быелгы икенче этабы йомгаклары буенча Чуаш Борнае урта мәктәбе "Иң актив мәктәп" номинациясендә җиңүче булды. Әлеге бәйге республикабызда берничә ел бара инде. Аның шартлары буенча мәктәп балалары олыларга Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет теркәргә ярдәм итәләр һәм төрле түләүләрне компьютер аша башкарырга өйрәтәләр. Бу елның...

"IТ-чемпион" республика бәйгесенең быелгы икенче этабы йомгаклары буенча Чуаш Борнае урта мәктәбе "Иң актив мәктәп" номинациясендә җиңүче булды.

Әлеге бәйге республикабызда берничә ел бара инде. Аның шартлары буенча мәктәп балалары олыларга Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет теркәргә ярдәм итәләр һәм төрле түләүләрне компьютер аша башкарырга өйрәтәләр. Бу елның икенче этабы йомгаклары буенча "Иң актив укучы" номинациясендә дә җиңүчеләребез бар. Болар - Чуаш Борнае мәктәбеннән Ярослав Филиппов, Чуаш Кичүе мәктәбеннән Зәринә Зәкиҗанова һәм Базарлы Матак мәктәбеннән Арина Хәйретдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев