Югары Әлки авылында Өлкәннәр көне үткәрелде
1 нче октябрь көнне Югары Әлки авылы клубында «Куңелләр һаман яшь» дип аталган Өлкәннәр көненә карата бәйрәм үткәрелде.
Чараны җылы итеп Рамилә Гайнетдинова алып барды, ә балалар үзләренең чыгышлары белән килгән кунакларның күңелләрен күтәрделәр. Гөлнәфис Минһаҗева, һәрвакыттагыча, чәй табынын әзерләп, тәмле ботка белән сыйлады. Өлкәннәр үзләре дә жырлар башкардылар, уеннарда катнаштылар, сөйләшеп-аралашып утырдылар. Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Садриев җыелган кунакларны бәйрәм белән котлады, чарада аларга тәм-томнар тутырылган пакетлар өләшелде. Югары Әлки клубы мөдире Фәния Минһаҗева әйтүенчә, бәйрәмгә чакырулы булып килә алмаган өлкәннәрне өйләренә барып котлаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев