Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Кәчи авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды

25 декабрьдә Югары Кәчи авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Аны “Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау тармагының беренче баскычын модернизацияләү” төбәк программасы кысасында “Сәламәтлекне саклау” милли проекты нигезендә тормышка ашыру мөмкин булды. 

Әлеге көндә яңа фельдшер-акушерлык пункты янында күп кенә җирле кешеләр һәм мактаулы кунаклар җыелды. Анда район башлыгы һәм район хастаханәсенең баш табибы да бар иде. 

–    Районыбызда чираттагы тапкыр фельдшер-акушерлык пункты ачылуына шатланам. Бу елны гына да районда 7 медицина объекты төзекләндерелде, алар: Юхмачы участок хастаханәсе, Әхмәт, Чиябаш, Үргәгар, Бибай-Чаллысы, Чуаш Борнае ФАПлары һәм Базарлы Матмак хастаханәсе. Әлеге юнәлештә эш алга таба да дәвам итәчәк. Медицина ярдәменең якында гына булуы кешеләр өчен бик мөһим, – дип, эшкә нәтиҗә ясады Александр Федорович. 

Чыгышын төгәлләп, район башлыгы авыл кешеләренә сәламәт булуларын һәм медицина учреждениесенә бары тик авыруларны алдан кисәтү максатыннан гына килүләрен теләде. 

–    Бүгенге көндә бар эчке эшләр дә төгәлләнде, яңа җиһаз, медицина җайланмалары кайтарылды. ФАПта җылы, якты, кайнар су бар, барысы да ничек тиеш, шулай эшли. Фельдшер Вера Толстова әкренләп кирәк-яракларны җайлый, яңа ФАП хәзер лицензия алу баскычында. Лицензия алгач,  кешеләрне кабул итү башланачак. Билгеле, монда һәркемгә дә уңайлы булачак, – дип сөйләде район хастаханәсенең баш табибы Светлана Одушкина. 

Фельдшер-акушерлык пункты мөдире Вера Толстова биредә 31 ел эшли инде. 

–    Без кешеләрне авыл кулабының бер өлешендә кабул итә идек. Билгеле, яңа ФАПта беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле бар нәрсә дә бар. Бу – безнең авыл өчен чын бүләк. Хәзер һөнәри ярдәмне уңайлы шартларда күрсәтәчәкбез, – ди ул. 

Авылның хөрмәтле кешесе Михаил Толстов бар авылдашлары исеменнән район җитәкчелегенә, төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде. Михаил Яковлевич сүзләренә караганда, яңа ФАП ачылу медицина ярдәме алуның сыйфатын үзгәртергә, ярдәмгә үз авылыңда мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә. 

Чыннан да, фельдшер-акушерлык пункты бар заманча таләпләргә җавап бирә. Табибларга кадәр медицина ярдәме күрсәтү өчен бар шартлар да бар, медицина җайланмалары, җиһазлар куелган. Авырулар беренче ярдәмне биредә алачак, диспансеризация үтәчәк, тиешле прививкаларны кадатачак, кайбер анализларны тапшырачак. ФАП ике авылга – Югары Кәчи һәм Йолдыз бистәсенә хезмәт күрсәтәчәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев