Югары Кәчи елгасында суны изгеләндерү традициясен саклыйлар
Ел саен, Хач Мануга каршы төндә, Югары Кәчи авылы халкы буыннан-буынга күчә торган борынгы йоланы үти.
Бу көнне ир-атлар елгада бәке әзерлиләр, «Иордан»дип аталган урынны кар һәм боздан чистарталар.
Кич белән авыл халкы изгеләндерелгән суны җыярга җыела. Һәрбер гаилә суны өйләренә алып кайта, бу суның аерым бер игелеккә ия булуына ышана.
Бүген дә җанлы бу традиция авылдашларын уртак эш белән генә түгел, ә бәйрәм суының могҗизалы көченә ышану белән дә берләштерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев