Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Колчурино авылында яшәүче җинаять кылуда гаепе дип танылды

Әлки районы прокуратурасы Югары Колчурино авылында яшәүче 30 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.


Мәхкәмә аны РФ Җинаять кануның 157 нче маддәсенең 1 нче бүлегендә каралган (ата яисә ананың мәхкәмә карарын үтәмичә, җитди сәбәпләре булмый торып, балигъ булмаган баланы карау өчен акчаны берничә тапкыр түләмәве) җинаятьне кылуда гаепле дип тапты.

 
Әлеге гражданин – ике балигъ булмаган баланың әтисе. Аның ата яисә анага үзенең балигъ бумаган балаларын карау бурычын куючы Россия Федерациясе Конституциясенең 38 нче маддәсенең 2 нче бүлеге һәм РФ Гаилә Кодексының 80 нче маддәсе таләбен үтәмәве мәхкәмәдә расланган. Ул ТР Әлки районы мәхкәмәсе тарафыннан алимент түләү йөкләнүе һәм  РФ Административ канун бозулар турындагы кодексында каралган 5.35.1 маддәнең 1 нче бүлеге буенча алиментларны түләмәве өчен административ җаваплылыкка тартылуына карамастан, 2022 елның 7 декабреннән 2023 елның 15 мартына кадәр алиментларны түләмәгән. Гражданинның алиментлар буенча бурычы әлеге чорга 69 162 сум, ә 2023 елның 15 мартына кадәр гомуми бурычы исә 203 536 сум тәшкил итә. 

Җавапка тартылучы үз гаебен тулысынча таныган. Мәхкәмә бар хәлләрне дә исәпкә алып, 5 айга ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарды. Җәзаны ул җирлек колониясендә үтәргә тиеш булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев