Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юрий Тришин: “Бу изге эштән мин генә читтә кала алмадым»

Өлешчә мобилизация кысасында районнан хезмәткә алынган егетләргә даими рәвештә гуманитар ярдәм озатыла. Биредә гади кешеләр дә, хәлдән килгәнчә катнашып, үзләреннән зур өлеш кертә.

Шулай булмый мөмкин дә түгел, Ватаныбызны саклаучылар – безнең танышлар, күршеләр, сыйныфташларыбыз, кемнәрнеңдер бертуганы, газиз улы бит. Аларга бик тә ярдәм итәсе килә. Фронтка ярдәм күпләрне берләштерде. 


Сугышчы егетләргә озату өчен такталар белән ярдәм иткән эшмәкәр Юрий Тришин: “Кирәк-яраклар җыелачагы хәбәр ителгәч тә, билгеле, бу изге эштән мин генә читтә кала алмадым. Һәртөрле ярдәм дә –саваплы гамәл бит ул. Без дә катнашмасак, кем тагын? Хәрбиләребезнең исә исән-имин кайтуларын бик тә көтәбез”, – ди. 


Гуманитар ярдәмнең ничегрәк  җыелуын белешү өчен, без районның сугышчы-интернационалистлар Советы рәисе Рөстәм Шәйхетдиновка шалтыраттык. “Район кешеләре безнең егетләребез өчен кирәк-яракны алып килә. Илебезгә килгән афәткә битараф булмаучылар озак вакыт сакланучы азык-төлек тә, кием-салым да, чисталык кирәк-яраклары да, төзелеш материаллары да, эш кораллары да китерә. Шәхси посылкалар алып килүчеләр дә бар. Күрше район егетләренә әти-әниләреннән посылкалар  җибәрү да гадәткә кереп бара. Юлга чыккач, без әле тагын берничә урында тукталабыз. Һәр посылка да аталган кешесенә китереп җиткерелә. Кирәк-яракларны җыюда һәм махсус операция барган урыннарга сәфәрне  оештыруда эшмәкәрләр – бертуган Шәйхетдиновлар, Юрии Шибут, “Хузангай” җәмгыяте директоры Евгений Чугунов,  Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, аның улы Рөстәм Вәлиев зур ярдәм күрсәтә. Моннан тыш, безнең районнан читтә яшәүче якташларыбыз да  гуманитар ярдәмне җыюда актив рәвештә үз өлешен кертә. Алар: Ильмир Сафиуллин, Альберт Мөхәммәтшин, Рамил Исмәгыйлев, Рамил Фәхретдинов. Бүгенге көндә безнең егетләребезгә җәйге киемнәр, носки, эчке кием-салым җитешми. Базарлы Матакта ярдәм китапханәдә җыела. Теләге булучылар кирәк-яракны шунда алып килә ала ”, – диде ул. 


Мобилизацияләнүчеләргә ярдәмгә акча җыю өчен Әлки фонды да булдырылган. Әлки сугышчыларына һәм азат ителгән урыннарда яшәүче гади халыкка ярдәм итүдә теләге булган һәркем катнаша ала. 


Гади халык, белем бирү учреждениеләре, фермерлар, эшмәкәрләр һәм район оешмалары катнашында 60 тоннадан артык кирәк-ярак җыелып, илтеп тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев