Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юхмачы авыл җирлегендә узган халык җыенында 2023 елда башкарылган эшләр турында сөйләделәр

18 гыйнварда Юхмачы авыл җирлегендә узган халык җыенында аның җитәкчесе Рәмис Сәлахов 2023 елда башкарылган эшләр турында сөйләде.

 

Җирлеккә өч торак пункт Юхмачы, Югары Әлморза һәм Түбән Әлморза авыллары керә. Биредә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен 70 урынлык интернат йорт эшләп килә.   

Халык саны

Биредә 1189 кеше теркәлгән. Аларның 414 е – руслар, 709 ы – татарлар, 52 се – чуашлар, 14 – башка милләт вәкилләре. Җирлектә даими яшәүчеләр исәбе – 893 кеше. 

Демография

Узган ел җирлектә бары тик 1 генә бала туган, 34 кеше (12 кеше – Юхмачыда, 11 е – интернат йортында, 4 се – Югары Әлморзада, 7 се – Түбән Әлморзада) вафат булган. Өйләнешүчеләр дә, аерылышучылар да юк. 

Авыл инфраструктурасы

Рәмис Әнвәр улы җирлектә 2 мәктәп эшләвен, анда 147 бала укуын һәм 2 балалар бакчасына барлыгы 20 сабый йөрүен әйтте. 
Участок хастаханәсе, фельдшер-акушерлык пункты бар. Авыл кешеләре урман хуҗалыгында, “Мелиорация” җәмгыятендә, ветеринария бүлегендә, ягулык салу станциясендә, гадәттән тыш хәлләр хезмәтендә, чәчтарашханәдә, почта элемтәсе бүлегендә, “Сбербанк” бүлегендә, кафеда эшли, полициянең участок инспекторына мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар. 

Җирлектә 6 кече ферма бар. Юхмачыда – чиркәү, Түбән Әлморзада һәм Югары Әлморзада мәчетләр эшләп килә. 
Шәхси хуҗалыклар – халык өчен керемнәрне арттыру мөмкинлеге ул.  348 хуҗалыкта авыл кешеләре мал-туар һәм кош-корт асрый. Сыерлар асраганда чыгымнарның бер өлешен каплау һәм ветеринар хезмәт күрсәтү өчен, 309 500 сум субсидия бүленгән. 
Әйләнә-тирә мохитне саклауга да тиешле игътибар бирелә. Каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен 48 контейнер урнаштырылган, 15 контейнер мәйданчыклары төзелгән һәм аларда тәртип саклана. 

Авыл халкы бюджеты

Җир, милек, физик затларга, җир арендалаган өчен 1 301 173 сум күләмендә салым җыелган (ниятләнелгән – 1 198 000 сум), нәтиҗәдә, ул 108, 6% тәшкил иткән.  Үзара салымга 377 585 сум акча тупланган һәм “1гә 4” программасы буенча бюджеттан 1 494 240 сум акча алынган. 
Әлеге акчага урам утлары алмаштырылган, суүткәргеч ремонтланган, юллар төзекләндерелгән, зират каралган һәм башкалар үтәлгән. 

Сорауларга җаваплар алынды

Василий Альтурович авыл халкында борчу уяткан мәсьәләне күтәрде. Сүз янгын сүндерү гидранты булмау турында бара. Авыл җирлеге башлыгы бер янгын сүндерү гидрантының су башнясы янында урнаштырылуын аңлатты. Ел әйләнәсендә аны куллану мөмкинлеге бар. Тагын бер гидрантны эшкә көйләү мәсьәләсе карала. Моннан тыш, янгын сүндерү машинасына Юхмачы елгасыннан су суырту өчен керергә пирс салынган. 

Василий Алексеевич район үзәк хастаханәсе урынбасарына аңа табиб тарафыннан билгеләнгән даруларны алу мәсьәләсе буенча да мөрәҗәгать итте. Әлеге кыйммәтле даруларны алмавына бер ай үткән инде. Баш табиб урынбасары Игорь Леонтьев бу хакта белешергә вәгъдә итте, шул ук вакытта мондый мәсьәлә белән дәваханәгә алданрак мөрәҗәгать итәргә дә киңәш бирде.  
Юхмачы кешеләрен тагын бер сорау – мәктәпкә керү юлына асфальт җәелмәү дә борчый. Район башлыгы Александр Никошин бар социаль объектларга да керү юлларына асфальт җәелгән булуын әйтте һәм әлеге мәсьәләне сентябрь аена кадәр башкаруда ярдәм итәргә  вәгъдә бирде. 

Югары Әлморза җыенында исә авыл кешеләре бер генә сорау да бирмәде. 
Александр Федорович, нәтиҗә ясап, авыл тормышында актив катнашулары өчен, халыкка рәхмәтен белдерде һәм җирлектә милли проектларны тормышка ашыру буенча зур эш алып барылуын ассызыклады. Аның нигезендә балалар бакчасы, мәктәп, хастаханә, ветеринар пункт, клуб төзекләндерелгән. Юхмачы авылы аша ут сузылган. Александр Федорович өстенлекле бурычларны билгеләде. Алар: үзара салымны активлаштыру, су белән тәэмин итү һәм урам юлларын төзекләндерү 
Район башлыгы 15-17 мартта Россия Президентына сайлаулар узачагын да искә төшерде һәм тавыш бирүдә актив катнашырга чакырды. 
Җыен ахырында җирлек үсешендә зур өлеш керткән авыл кешеләре билгеләнде һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев