Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юхмачы авылында яшәүче Зинаида Федянина исмелектә якынының фамилиясен тапкан

«Әлки хәбәрләре»ндә “Хәбәрсез югалмаганнар, ил өчен башларын салганнар” дигән исем астында бастырылган исемлектән тагын бер якташыбыз үз якынының фамилиясен тапкан.

Без узган санда да редакциягә Ольга Швецтан хат килүе, аның газетабызда басылган әлеге мәгълүматлар аша хәбәрсез югалган дип саналучы дәү әтисенең язмышын белүе турында язган идек. Берничә көн элек исә Юхмачыда яшәүче Зинаида Федянина да шалтыратып, әтисе Сафронов Сергей Яковлевич турында гаиләләре өчен мөһим яңалыкны белеп, бик нык дулкынланулары турында әйтте.

-          Миңа хәзер 83 яшь инде. Әтине 1942 елның 10 нчы маенда сугышка озаткан көн фоторәсем карагандай, өзек-өзек күренешләр буларак кына хәтеремдә сакланган. Миңа ул вакытта әле 3 яшь тә тулмаган иде шул. Әнием сүзләренә караганда, әтидән соңгы хат 1944 елда Смоленск шәһәрендәге госпитальдән килә. “Яралаганнары өчен, дошманнан үч алачакмын әле”, – дип яза ул. Шуннан соң аңардан берниди хәбәр алынмый, бары тик “хәбәрсез югалды” дигән хат кына килә. Шуңа да газетадан аның 1944 елның февралендә яралануы сәбәпле Санкт-Петербургта үлгән хәберен уку – зур яңалык булды. Билгеле, әтиемнең җирләнгән урынын да бик беләсем килә, - диде Зинаида Сергеевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев