Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юхмачы отряды комбайнчылары арпа суктыруда эшлиләр

Быел Көньяк Әлки районда беренчеләрдән булып уҗым бодаен суктырып алды. Аларның 4220 гектарда көзге бодайлары бар иде. Уңышы һәр гектардан 27 шәр центнер чыккан.


Бу көннәрдә Юхмачы отряды комбайнчылары арпа суктыруда  эшлиләр. Без комбайнчылар эшләгән кырда да булдык.Биредә идарәнең өч комбайны арпаны турыдан туры суктыруга төшкәннәр.

Монда районның иң алдынгы, иң мактаулы, иң тәҗрибәле игенчеләре эшли. Бу Азат Әхмәтов һәм бертуган Ильмир, Тәлгәт Кәлимуллиннар. Күптән түгел әлеге егетләр янына Казаннан “Востокзернопродукт” җәмгыяте җитәкчеләре килгәннәр. Алар биредә эшләүче өч  комбайнчының республика игенчеләре арасындагы ярышларда  лидерлар исемлегендә булуын әйткәннәр.

Чиябашта туып-үскән Азат Әхмәтов соңгы вакытларда, яңгырлар яугалагач, комбайннын куеп берничә көн туңга сөрүдә эшләргә дә өлгергән. Биредә эшләүче Кәлимуллиннар исә Көньяк Әлкинең  тырыш, мактаулы механизаторлар династиясен дәвам иттерүчеләр.

Юхмачы отряды комбайнчылары биредә арпаны суктырып алгач, күрше  хуҗалыкларга урак эшләрендә ярдәм итәчәкләр. Елның-елында Көньяк Әлки  барлык агрочараларны да беренчеләрдән булып төгәлли. Чөнки биредә хезмәт коллективының үзәген көчле, тәҗрибәле, ышанычлы механизаторлар тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев