Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интер­нат-йортында “Яхшылык ярминкәсе” үткәрелде

Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интер­нат-йортында авыр яз­мышлы кешеләр яши.

Алар һәркайсы зур тормыш юлы үткән: кемдер иртә таңнан кичкә кадәр кырда эшләп, авыл-хуҗалыгын күтәргән, икенчеләр юллар һәм йорт­лар салган, балалар һәм оныкларын үстереп, бер­туктамый хезмәт белән яшәгән. Бүгенге көндә алар лаеклы ялда, биредә, янәшәдә якыннары булма­са да, алар үзләрен ялгыз хис итми. Чөнки интернат­та алар өчен бар шартлар да тудырылган: бүлмәләр уңайлы, хезмәткәрләр игъ­тибарлы, даими медицина тикшеренүләре үткәрелә, әмма иң мөһиме, биредә – кайгыртучанлык, җылылык.

 

Менә Юхмачы һәм Югары Әлморза укучылары да интер­натта яшәүчеләрнең күңелен күтәрерлек чара әзерләде: әти- әниләр, осталар һәм партнерлар – “Шанкарав” гаилә ансамбле, шу­лай ук Юхмачы, Югары Әлморза мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәме белән “Яхшылык бүләк ит!” дип исемләнгән иганәчелек концерты үткәрде. Интернат­та яшәүчеләр бар чыгышлар­ны – моңлы җырлаучыларны, биюләрне һәм сәхнәләштерелгән күренешләрне кызыксынып кара­ды. Соңыннан мәктәп укучыла­ры өлкәннәргә үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк итте. Остазлары Роза Кәлимуллина б а л а л а р д а н р ә с е м н ә р н е күңел җылысы биреп ясатуга ирешкән. Бүләкне алганда, әби- бабайларның күзләре яшьләнде һәм открытканы алар саклаяча­кларын әйтте.

 

Яхшылык өчен – бергә

– Өлкәннәрне шатландыру фикере укучыларда очраклы гына тумады. Ул Бөтенроссия бәйгесенең беренчел оешма­ларда узган финал этабының һәм “Йөрәкләрне кайгыру­чанлык һәм мәхәббәт белән җылытабыз” социаль әһәмиятле проектының бер өлеше, – дип сөйләде “Алдынгылар хәрәкәте”нең район бүлеге ку­раторы Анна Вассунова.

 

Ул бу чараның малай- кызларның үзләре өчен дә гади бер вакыйга гына түгел, ә Халыклар бердәмлеге елы ру­хына туры килгән яхшылык, шәфкатьлелек, өлкәннәрне хөрмәткә дәрес булуын ассы­зыклады.

 

“Алдынгылар хәрәкәте” активистларының әти-әниләре б е л ә н б е р г ә “ Я х ш ы л ы к ярминкәсе” үткәрүе бәйрәмгә үзенә бер җылылык өстәде. Ин­тернат йортында яшәүчеләр киемнәр һәм беренче кирәкле әйберләрне сайлый алды.

 

Кунакларны озатканда, башкалар игътибарына һәм кайгыртуына мохтаҗлар уку­чыларга һәм аларның әти- әниләренә чын күңелдән рәхмәт белдерде, “Тагын киле­гез”, – дип, көтәчәкләрен әйтте. Димәк, игелекле эш дәвамлы булачак. Бердәмлек шулай кечкенә гамәлләрдән – ихтыяҗ кичерүчеләргә ярдәм кулы сузу­дан башлана бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев