Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кар машинаң төзекме?

7 декабрьдән республикада "Снегоход" операциясе үткәрелә. Ул ел азагынача дәвам итәчәк. Кар машиналарының торышына контрольлек итүгә юнәлдерелгән әлеге профилактика операциясен Гостехнадзор идарәсе хокук саклау органнары белән берлектә үткәрә. "Снегоход" операциясенең максаты - гомуми файдаланудагы автомобиль юлларыннан хәрәкәт итмәүче кар машиналарының һәм бүтән кышкы моточараларның техник таләпләргә, хәрәкәт хәвефсезлеге, әйләнә-тирәне саклау...

7 декабрьдән республикада "Снегоход" операциясе үткәрелә.

Ул ел азагынача дәвам итәчәк. Кар машиналарының торышына контрольлек итүгә юнәлдерелгән әлеге профилактика операциясен Гостехнадзор идарәсе хокук саклау органнары белән берлектә үткәрә. "Снегоход" операциясенең максаты - гомуми файдаланудагы автомобиль юлларыннан хәрәкәт итмәүче кар машиналарының һәм бүтән кышкы моточараларның техник таләпләргә, хәрәкәт хәвефсезлеге, әйләнә-тирәне саклау кагыйдәләренә җавап бирүен контрольдә тоту.

Әлеге операция үткәрелү белән бәйле рәвештә Гостехнадзорның район бүлеге начальнигы Илгиз Вәлиев әлкилеләргә үз моточараларын теркәү, техник күзәтү үткәрү, шулай ук алар белән идарә итү хокукы бирүче таныкнамә булдыру зарурлыгын искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев