Каракүл авылында «СВОчылар» урамына юл салалар
«СВОчылар» урамы ремонтлана
Каракүл авылының Үзәк урамында ремонт эшләре бара. Биредә яшәүчеләр өчен бик мөһим булган бу эшләрне Апак авыл җирлеге башкарма комитеты үзара салым исәбенә башкара. Бу урамда Россия Кораллы Көчләренә патриот хәрбиләр биргән гаиләләр күп яши. Шуңа күрә аны халык телендә «СВОчылар» урамы дип йөртәләр.
Апак авыл җирлеге башлыгы Илһамия Абҗаппарова:
- Узган ел Каракүлнең бу урамындагы юлга ишелә башлаган бер бинаның ташларын ташып түшәдек. Быел 750 метрлы юлга ком ташып түшәдек. Ком утырып тыгызлангач, вак таш түшәрбез. Ташларны быел запасласак та, аны киләсе елга түшәрбез. Шулай юл ныграк була. Узган елларда Иске Тумба урамнарын шулай ремонтлаган идек, – диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев