“Картаерга вакыт юк”, 94 яшен тутырган Нина Абрамова шулай ди
Юхмачы авылында яшәүче Нина Абрамовага 94 яше тулган көнне район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, аны котлап, Россия Президенты Владимир Путин исеменнән килгән тәбрикләү телеграммасы, район җитәкчесе Александр Никошин имзалаган Рәхмәт хаты, бүләкләр тапшырды. Котлауларга Юхмачы авыл җирлеге башлыгы Алексей Тутеров та кушылды.
Нина Абрамова белән аралашуы дә рәхәт. Ул исенә алган һәр вакыйгадан матур күренешләрне генә аерып алып сөйли. Әйтик, яшь, белемле кыз ПМК да сәркатип-кассир булып эшләгән. Ул елларда предприятиедә җитәкче Әнвәр Залаков булган. Нина Гавриловна хуҗасы кушканнарны һәрчак оста һәм төгәл үтәгән. Әнвәр Залаков, “Сельхозхимиягә” җитәкче итеп билгеләнгәч, Нина Абрамовага: “Базарлы Матакка күчеп эшләргә риза булсаң, сезгә өй бирәбез”, – дигән. Яшь белгеч исә: “Безнең Юхмачыда да өебез кыр кебек зур, Базарлы Матакка күчмибез”, – дип әлеге тәкъдимне кире каккан.
Нина Абрамова Бөек Ватан сугышы башланганны да яхшы хәтерли.
–Безнең гаилә Юхмачы авылы янындагы кечкенә генә бистәдә яшәде. Анда егерме генә өй иде. Авылдагы кешеләр барысы да диярлек шундагы терлекчелек фермасында эшләделәр. Сугыш башлангач, эшләргә кеше җитмәгәнгә, мине бозау караучы итеп билгеләделәр. Әле миңа тугыз яшьләр генә. Олылар белән бергә эшкә йөргәнгә, бик шатлана идем. Еллар авыр булса да, Юхмачыда җиденче сыйныфны тәмамладым. Мин әйбәт укыдым. Тагын белем алуны дәвам иттерергә иде теләгем, ләкин әти фронтта үлде, миңа тизрәк эшкә чыгарга кирәк булды, – дип искә ала ул.
Соңрак Нина Гавриловна Юхмачы авыл советында озак еллар кассир булып эшләгән. Хезмәтендә ул һәрчак макталган, хөрмәт казанган. Аның эшләгән елларда алган бүләкләре дә байтак булган. Үзе исә:
–Миңа иң зур бүләкне оныгым ясады: ул әтием Гаврил Степанович Абрамовның үлгән урынын эзләп тапты. Без әтинең каберенә Калуга өлкәсенә бардык. Бер авылда безне шул җирлек башлыгы каршы алды һәм урманда күмелгән әти каберенә алып барды. Әтиебезнең кабере шулкадар яхшы хәлдә, исемнәре дә язылган. Безне озатып йөргән җитәкчегә бик рәхмәтле калдык.
Без Нина Гавриловнага тагын бер сорауны бирмичә булдыра алмадык:
– Сез бит Павел Тарасовка кияүгә чыккансыз. Бик матур гомер итеп, ике кыз тәрбияләп үстергәнсез. Ничек сез кыз фамилиясендә – Абрамова булып калдыгыз?
– Ә ул вакыйга кызык килеп чыкты. Базарлы Матактан Юхмачыга паспортларны алыштырырга кеше килде. Ир-ат иде ул. Паспортны тутырып миңа тоттырды, карасам, ялгыш кыз фамилиямне язып куйган. “Нишлибез инде, бу минем соңгы паспорт бланкасы иде?”– дигәч калдырдым да гомерем буе Абрамова булып йөрдем, – дип бер рәхәтләнеп көлеп куйды апабыз.
– Кар быел күп булды, сезнең бөтен тирә-юнегез чиста, кем көрәп тора? – дим гаҗәпләнеп.
Минем кызым Оля Малинина Базарлы Матакта яши. Алар, атна саен диярлек кайтып, хәлләремне белешеп торалар. Мин алар кайтканны көтмим: көрәгемне алам да рәхәтләнеп, саф һавада эшләп керәм. Арыгач, телевизорны кабызып, дөнья хәлләрен карыйм. Күзем әйбәт күрә, күзлек кигәнем юк, – диде дә Нина Гавриловна тынып калды.
Аннан моңсуланып:
– Балалар, сугышлар гына тизрәк бетсен иде инде. Безнең гомергә эләккәне дә җиткән, – дип, күз яшьләрен сөртеп куйды.
Нина Абрамова – бик аралашучан, сәламәтлегенә бер зар белдермәс апа ул. Без әле киләсе елда да –аның 95 яшьлегендә күрешергә сүз куешып аерылдык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев