Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда 5 килограммлы бала туган

Узган атнада Казанда 461 бала (237 малай һәм 224 кыз) тууы теркәлгән. Иң җиңел сабый - 1025 грамм, ә иң авыры 5 килограмм булган.

Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге, гадәт буенча, атнаның игътибарга лаек фактларын җиткерә. Узган атнада, мәсәлән, шәһәрнең иң яшь әнисенә - 19, ә иң өлкәненә - 60 яшь булган. Әтиләрнең иң яше - 20дә, иң өлкәне - 61 яшьтә.

Балаларга атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Зәринә, Ясминә, Иван, Данил, Дарья, Артем, Карина, Ясминә, Тимур. Сирәк исемнәр: Дея, Язилә, Самия, Теона, Радмила, Злата, Афина, Лия, Фарук, Тихон, Лионель, Леонард, Тимерхан.

Казанда 125 пар өйләнешкән. Иң яшь кияү белән кәләшкә - 19ар, иң өлкәннәренә -67 һәм 66 яшь, дип җиткерә шәһәр мэриясенең рәсми мәгълүмат чыганагы.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/55637-lionel-%D3%99mma-messi-t%D2%AFgel-kazannyi%D2%A3-isemn%D3%99r-reytingyi-ya%D2%A3ardyi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев