Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Әлки коймагын да ошаттылар

Бүген, 1 октябрьдә, Казан шәхәренең Дәрвишләр бистәсендә әлкилеләр көзге ярминкәдә катнаштылар.

Кала халкына мул итеп хәзерләнгән сәүдә рәтләрендә үтемле бәядән күп төрле азык-төлек тәгьдим ителде.

   "Возтокзернопродукт" кулай бәядән бөртек сатты. "Хузангай" җәмгыяте ярмалар, сыек май, ак май, сыр, ит ризыклары тәгьдим итте. "Хәмитов" КФХ сының яңа суйган зур терлек итен кала халкы чират торып алды. Авыл җирлекләре сәүдә рәтләрендә дә зур җанлылык иде. Барысы 20 сату мәйданчыгыннан хезмәт күрсәтелде.

  Иртәдән көн уртасына чаклы Әлки артистлары концерт куйдылар. Берничә җирлек кала халкын кайнар коймак, тәмле чәй белән сыйладылар. Өлкәннәр көне уңаеннан әби- бабайларга котлаулар яңгырап торды. Безгә бу турыда район авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идәрәсе җитәкчесе Роберт Гадиев хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев