Казанда Әлки районы Мәдәният көне гөрләп үтте
Быелдан Татарстанда муниципаль бәйрәмнәрнең Мәдәният көннәрен үткәрү традициясе яңартылды.
Бу - республикаларда Милли мәдәният һәм традицияләр елы игълан ителү белән бәйле. Һәр район Казанда берәр мәдәни үзәктә үзендә яшәгән халыкларның йолаларын, традицияләрен, милли киемнәрен, аш-суларын, сәнгатен чагылдырган зур чара үткәрә. Әлки районының шундый көне 12 сентябрьдә башкаланың Чулпан мәдәни үзәгәндә узды.
Чулпан үзәге бик заманча итеп ремонтланган. Биредә еш кына Татарстанның танылган артистларының концертлары уза. Тамаша залы да бик зур - 800 ләп урынга исәпләнгән.
Чулпанның зур фойесында Әлки ягыннан алып киленгән күп төрле күргәзмәләр урнаштырылган иде.
Ишектән кергән кунакларны иң элек авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе каршы ала. Әйтик, “Хузангай” җәмгыятендә җитештерелгән төрле сырлар, эремчек, ак май, куертылган сөт, ярмалар. Шулай ук биредә казылык, башка төрле ит эшләнмәләре тезеп куелган иде. Бу ризыкларны татып карарга, үзеңә ошаганын сатып алырга да мөмкин. Шунда ук “Кызыл Шәрык” җәмгыяте продукциясе урын алган. Алар да Әлки җирендә җитештерелгән икмәктән, терлекчелек продукциясеннән эшләнгән.
Янәшәдә шәхси эшмәкәр Айрат Габитовның баллары тезеп куелган. Айратның зур умарталыгы бар. Ул быел да татлы, сихәтле әлеге ризыктан елына күрә мул продукция алган. Айрат балын төрле зурлыктагы савытларга тутырып, кайсы нинди чәчәктән җыелганын да тамгалаган. Шунда ук төрле зурлыктагы кәрәзле бал да сатыла. Бүләккә аласың икән, рәхим ит: матур савытка салып та бирә.
Ә бит Әлки ягында җитештерелгән бал бик югары бәяләнә. Моның сере дә бар – бездә экологиягә зыян сала торган бер генә завод, җитештерү үзәге дә юк. Димәк, район җирендә экологик яктан чиста, саф бал җитештерелә.
Чулпан мәдәният үзәгенә халык та килә башлады. Аларның күбесе Әлки районында туып-үсеп, башкалада яшәүчеләр иде. Әлки көне үтүне сагынып көтеп алулары турында сөйләделәр.
Әлеге чарага милли киемнән килгән бер апа белән сөйләшеп алдым.
– Мин Базарлы Матакта туып үскән егеткә кияүгә чыккан идем. Ирем үлде инде. Без аның белән берничә ел Әлки районында яшәдек. Шуңадыр сагынам мин ул елларны. Туганнарыбыз булмаса да, кайтып-күрәсем килгән иде. Менә Әлки көне үтә дигәч, шуңа алдан ук хәзерләнеп, җыенып килдем. Әле яшь чактагы бер җырны да башкармакчы булам,– диде Наҗия апа Сафина.
Сәгать кичке бишкә авышкач, Әлки районының Мәдәният көнен бәяләү өчен, дәрәҗәле комиссия килде. Шулай ук олы чарага мәртәбәле кунаклар да кушылды. Алар арасында “Кызыл Шәрык” җәмгыяте җитәкчесе Адел Хәйруллин, якташыбыз, Казандагы “ПАТП №4” һәм “ПАТП №2” предприятиеләре җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Мөхәммәтшин, Яр Чаллыдагы Әлки якташлык җәмгыяте рәисе Римма Искәндрова һәм башкалар бар иде.
Комиссия һәм кунаклар авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсен карап үткәч, балалар иҗаты йорты коллективы хәзерләгән мастер-классларга тукталдылар. Биредә алар кулдан чигү эшләре башкару серләре белән таныштылар. Әни-әбиләрдән килгән чигү алымнарын файдаланып үзләре дә утырып эшләп карадылар.
Ә янәшәдә, иҗат йортында шөгыльләнүче балалар кулы белән чигелгән күз явын алырлык кечкенә мендәрләр, сөлгеләр белән танышырга мөмкин иде.
Арырак исә агачтан кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылган. Ильяс Идиятуллин җитәкчелек иткән түгәрәктә берничә дистә малай агачтан төрле хуҗалык кирәк-яракларны ясау серләрен үзләштерә.
Ильяс Идиятуллин – тәҗрибәле агач остасы. Ул районда узган төрле зур чараларда кул эшләнмәләре белән катнаша, республика конкурсларында, бәйгеләрендә җиңүләргә ирешеп килә.
Ильяс Идиятуллин бер сөенече белән дә уртаклашты:
– Якташыбыз Фоат Вәлиев бер чарада яныма килеп хәлләремне сорашты. Шул чакта сатып алырга бик тә хыялланган бер җайланма турында сөйләдем. Әмма ул 100 мең сум тора шул, дип тә куйдым. Фоат Вәлиевич аңа исәп-хисап счеты алып, үзенә килергә әйтте. Күп тә үтмәде, ул акча да күчереп тә куйды. Шулкадәр җайлы җайланма, үзем дә, балалар да рәхәтләнеп шөгыльләнәләр, – ди оста кул.
Күргәзмәләр рәте буенча барабыз. Базарлы Матак мәктәбе укытучысы Сергей Платонов эзләнүләр отряды тапкан предметлар күргәзмәсе күп кешенең игътибарын җәләп итте. Биредә сугыш кырларында табылган кораллар, кием-салым предметлары, медальләр урын алган иде.
Сергей Платонов Әлки укучылары тапкан бер солдат медале истәлекләре турында сөйләде. 72 елдан соң Яшел Үзән районына безнең эзтабарлар тапкан солдат сөякләре алып кайтып, зур дәрәҗә күрсәтеп җирләнелгән.
Быел Әлки якташлык җәмгыяте республика районнары арасында иң актив эшләүчеләр исемлегендә булып, әлеге конкурста өченче урынны яулаган иде. Аңа кадәр безнең җәмгыять беренче һәм икенче урыннарга лаек булды. Әлки якташлар җәмгыяте әлеге чарада зур күргәзмә белән катнашты. Җәмгыятьнең эшчәнлеген актив алып баручыларның берсе булган Флера Абдуллина бирегә алып килгән һәр экспонат белән мавыктыргыч итеп кунакларны таныштырды.
Район мәдәният бүлеге бездә яшәүче татар, чуаш, рус халыклары җырлары, биюләрен күрсәттеләр. Халыкларның милли ризыкларыннан сыгылып торган тәм-томнардан һәркем авыз итә алды. Бездәге милли ашлар, ризыклар төрлелеге теләсә кемне гаҗәпләндерерлек шул. Арырак исә профессиональ аш-су осталары әзерләгән күргәзмәгә зур урын бирелгән иде.
“Йолдызлык” кафесы җитәкчесе Гөлсинә Дәүлиева өстәлдәге талкыш-кәләвә, чәк-чәк, бәлеш, тутырган каз кебек телең йотарлык ризыкларны ничек борынгы рецептлар белән хәзерләүләре турында сөйләде.
Ә каршы якта Сиктермәдәге “Уяв” рестораны кызлары хәзерләгән чуаш халык ашлары урып алган. Күпләр өйдә ясалган сырадан авыз итте, төрле пирог, күмәчләрне ашап карады. Бик затлы, зәвыклы итеп хәзерләнгән иде алар.
Менә тавыш көчәйткечтән бар кунакларны тамаша залына чакырып игълан яңгырады. Инде үзешчән сәнгать осталарыбызга олы сәхнә аша әлкилеләрнең иҗат байлыкларын күрсәтер вакыты җитте.
Концертны алып баручылар Гөлия Яруллина, Алмаз Сафиуллин, Эльвира Зыятдинова районыбыз тарихы белән кыскача таныштыргач, сәламләү өчен сүзне район башлыгы Александр Никошинга бирделәр.
– Хөрмәтле кунаклар, якташлар! Бүген без сезне Әлки җиренең мәдәнияте, сәнгате, аш-сулары, киемнәре, традицияләре, йолалары белән таныштырдык, сез үзешчән сәнгать остазларыбыз чыгышларына да бәягезне бирерсез. Без Әлки җире, аның халкы белән горурланып яшибез. Рәхмәт, бүгенге көнегезне безнең белән үткәргәнегез өчен,–диде Александр Федорович.
Аннан район башлыгы якташларыбыз Альберт Мөхәмәтшинга, Вәгыйзь Саттаровка Мактау грамоталары тапшырыды. Рәхмәт хатлары белән Чуаш Борнае мәктәбе укытучысы Елена Еликова һәм Югары Әлморза клубы җитәкчесе Лилия Моратова бүләкләнделәр. Безне Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов сәламләде .
– Әлки ягы талантларга бай, хезмәт сөючән халкы белән дан тоткан район,- дип сөендерде ул.
Бар тамаша залын җанландырып, районыбызның танылган җырчысы Ринас Шиһапов “Без әлкилеләр” дип исемләнгән дәртле җырын сузып җибәрде.
Сәхнәгә милли киемнәрдән татар, чуаш, рус кызлары-егетләре күтәрелде. Бар халык кул чаба. Бик җанлы башланган концерт шулай ахырынача дәвам итте. “Сабантуйга сөлге җыю” сәхнәштерелгән күренешне, чуаш вокал коллективын, “Рябинушка” рус вокал ансамбле чыгышларын халык бик җылы каршы алды. Концертның дәрәҗәсен якташларыбызның сәнгать осталары тагын да баетты, аның дәрәҗәсен күтәрде.
Чулпан Закирова җитәкчелегендәге “Казан” хореография коллективы чыгышын халык көчле алкышларга күмде. Чулпан бит– якташыбыз, Югары Әлкидә туып үскән Рузия Мотыйгуллинаның кызы. Шулай ук танылган артистларыбыз Әсхәт Хисмәтов, Мирсәет Сөнгәтуллин, Ләйсән Мәхмүтова, Фәнис Калимуллин, Нияз Җәләлов, Мәсхүд Юлдашев, Алмаз Әкбәров җырлары халык күңеленә бик хуш килде. “Әфганнан Чечнягә чаклы” ансамбле башкарган патриотик җырны тамашачылар аяк өсте басып тыңладылар.
Һәвәскәр җырчы Рифат Садыйков якташыбыз Нәби Дәүли сүзләренә язылган “Мин яратам сине, Татарстан “ җырын башкарып бер сулышта үткән концертны тәмамлады.
Казанда Әлки районы көне бик югары дәрәҗәдә үтте. Моны чарада катнашкан күп санлы халык та бәяләде, комиссия тарафыннан да безгә лаеклы урын бирелер дип өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев