Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда хатынын буып үтергән ир-ат судта елап утырган

Фаҗига 1 август төнендә Констатиновка бистәсендә шәхси йортларның берсендә булган.

Казанның Совет районы суды 38 яшьлек Айрат Бакировны кулга алган. Ул көнләшү аркасында 27 яшьлек хатынын буып үтергән. Айрат Бакиров суд процессы дәвамында елап утырган.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү, аның өч баласын карарга кирәклеген исәпкә алып, Айрат Бакировка өй аресты билгеләүне сорап судка мөрәҗәгать иткән.

Ир-атның адвокаты Айрат Бакиров үзенең хатынын аффект халәтендә үтергән дип саный.

«Экспертлар һәм психиатрлар аффект халәте билгеләрен исбатлаячак. Алар нәтиҗәсе буенча маддәне йомшагракка - аффект халәтендә үтерү маддәсенә квалификацияләү мәсьәләсен карау мөмкин булачак», – диде адвокат Айдар Миңнегалиев.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, фаҗига 1 август кичендә Константиновка бистәсендәге шәхси йортларның берсендә булган. Ир белән хатын арасында ызгыш башлана, шул вакытта хатыны сөяркәсе янына китәчәген әйтә.

Ир-ат ярсып кием бавын алып, хатынын буып үтерә, шуннан соң үзе полициягә шалтырата һәм бу хәл турында хәбәр итә. Суд Айрат Бакировны ике айга, 2 октябрьгә кадәр өй арестына җибәрү турында карар кабул иткән.

 

 

Чыганак: Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев