Казанда республика күләмендә уздырыла торган “Шәҗәрәм”конкурсына нәтиҗә ясалды
Бүген Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә “Шәҗәрәм” республика күләмендә уздырыла торган конкурска нәтиҗә ясалды.
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте белән берлектә менә инде 3 нче тапкыр “Шәҗәрәм” дигән конкурс үткәрә. Елдан-ел катнашучылар саны арта. Хәзер Казан шәһәре мәктәп-гимназияләре, лицейларыннан тыш, Кукмара, Әлки, Балык Бистәсе, Лаеш, Аксубай, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Азнакай район мәктәпләре дә катнашты. Шулай ук, быел Оренбург өлкәсе Татар Каргалысы авылы мәктәбе укучысы Мәръям Кадыйрова да үз эшен җибәргән иде. Быел 30 га якын катнашучы үзләренең укытучылары, ата-аналары белән килде.
Нәсел тарихларыбызга караган конкурсны Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлары оешмасы рәисе Алсу Нәбиевага ачты. Конкурсның әһәмиятенә тукталды. Алсу Рустэмовна үз чыгышында “Татар халкында җиде буын бабаңны белү фарыз гамәлләрнең берсе булып санала.
Шәҗәрә төзү – шәҗәрә агачы һәм буыннар тезмәсен барлау белән генә чикләнми. Нәсел, гаилә тарихы ул илнең дә тарихы. Ул һәр кешенең эшенә һәм тормыш юлына, күпсанлы кардәш-ыруның бәйләнешләренә ачыклык кертә. Гаилә тарихы аша без кемлегебезне, бу якты дөньяга нинди эшләр башкарырга килгәнлегебезне, туган нигезебезнең үткәнен, халкыбызның тарихын ачыклый алабыз”, диде.
Татар шәҗәрәләрен өйрәнүдә мәшһүр дин әһелләре һәм галимнәребез Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин традицияләрен хәзерге заманда дәвам итүче, аны фән дөньясында дөньякүләм күтәрүче, меңьеллык татар тарихын бүгенге көн белән тоташтыручы шәхесләр бар.
Шәҗәрәләр төзүче әдәбият галиме Нәҗип Исмәгыйлев төрки дөнья мәйданында танылган рәссам-хаттат безнең жюри рәисе иде. Шулай ук тарихчы-галим Марсель Әхмәтҗановның шәкерте филология фәннәре кандидаты Гөлнара Зәйниева, Бөтендөнья татар конгрессыннан, шигъри җанлы Илдар Миңгәрәев булды.
Конкурска килгән эшләр арасында 14 буынын белгән укучылар бар. Һәркем сәнгати югарылыкта, үз нәсел агачын ясаган, буыннан-буынга сакланып калган гаилә ядкарләрендә алып килгән иделәр. Жюри урыннар билгеләгән арада “Казан Коръәне” документаль фильмы күрсәтелде.
Беренче урынны – Казанның 100 нче мәктәбеннән Нигъматуллиннар гаиләсе, Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылы мәктәбеннән Әмир Габдрахманов, Аксубай районыннан Әминә Туктамышева алды.
Икенче урынны – Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбеннән Булат Хафизов, Казанның 17 татар гимназиясеннән Динара Абдуллина, Яңа Чишмә районыннан Рүзия Галәүетдинова, Кама Тамагы районыннан Камилә Сафина яулады.
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге “Безнең кавем” дигән китап чыгарды. Анда моңарчы “Шәҗәрәм” конкурсында катнашучыларның да эшләре керде. Бүген җиңүчеләргә дипломнар белән бергә “Безнең кавем” һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан китаплар тапшырылды.
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе
Флюра Абдуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев