Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хакимият вәкилен мыскыллау - җинаять

​​​​​​​Хакимият вәкилен ул үзенең вазыйфаларына кагылышлы бурычларны үтәгәндә яки аларны үтәү белән бәйле рәвештә кешеләр алдында хурлау РФ Җинатьләр кодексының 319 нчы статьясында каралган җинаять җаваплылыгына тартыла торган гамәл булып санала.

Хакимият вәкиле – хокук саклау яисә контрольдә тоту органының вазыйфалы заты, шулай ук аңа хезмәте буенча буйсынмаган затларга карата закон белән билгеләнгән тәртиптә боерык, күрсәтмә бирү вәкаләтләре бирелгән башка вазыйфалы зат ул.  РФ Җинаятьләр кодексының 319 нчы статьясы белән каралган җинаятьнең мәҗбүри билгесе – хакимият вәкилен башка кешеләр алдында хурлау, ягъни бер яки берничә чит кеше булганда мыскыл итү. Бу гамәлне квалификацияләүдә шунда булган кешеләр саны әһәмияткә ия түгел. 
Хакимият вәкилен үзе булмаганда мыскыл иткән булырга  да мөмкиннәр, әмма бу очракта гаепле кеше аның гамәлләре турында ул мыскылларга теләгән кешегә хәбәр итәчәкләрен бер шиксез белгән булырга тиеш. Хакимият вәкилен хурлауны квалификацияләгәндә бу гамәлнең вазыйфалы зат үз вазыйфаларын үтәгәндә яисә аны үтәү белән бәйле рәвештә кылынган булуы мәҗбүри шарт санала. 
РФ Җинаятьләр кодексының 319 нчы статьясы буенча  хакимият вәкилен мыскыллаган өчен җаваплылык аның җәмәгать тәртибен бозуны яисә җинаять кылуны булдырмый калу өчен чараны үзе кизү торгандамы, әллә үз инициативасы яки башка гражданнар үтенече белән күргәнме, боларга бәйсез рәвештә килеп туа. Әлеге җинаять өчен гаеплене 40 мең сумга кадәр штрафка  яисә өч ай дәвамында хезмәт хакын яки башка керемнәрен түләүгә тартырга, яисә 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итәргә, яисә бер елга кадәр төзәтү эшләренә хөкем итәргә мөмкиннәр.
Луиза Хәйруллина, прокурор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев