Халыкара торт көнендә Әлкинең торт пешерү остасы Лия Мәрдегалләмовадан эш башлаучыларга киңәшләр
Бүген – Халыкара торт көне. Шул уңайдан “тәмлетамаклар” колагына берничә сүз.
Кайберәүләр тортны бизәлгән татлы пирог дип уйлый. Янәсе, аны тиз генә, көнендә пешереп алып була.
Юк, алай түгел, торт пешерү – бик зур хезмәт сорый торган шөгыль ул. Әзер бисквитны махсус рәшәткәдә суыткач, азык-төлек пленкасына әйбәтләп төрергә һәм “өлгереп җитсен өчен” 5-6 сәгатькә (төнгә калдырсаң яхшы) суыткычка куярга кирәк.
Аннан соң бисквитны үткен озын пычак яисә махсус кыл белән җәймәләргә (коржларга) кисәсең. Җәймә тигезле-тигезсез чыкса, калку урыннарын кисеп алып аны тигезлисең.
Рецептта каралган булса, җәймәләргә куе ширбәт (сироп) сеңдерәсең. “Молочная девочка”, “Медовик”, “Кызыл бәрхет” һәм башка кайбер тортларның бисквитларына ширбәт кирәкми.
Җәймәләрне, араларына крем, конфитюр яки бүтән татлы эчлек сылап, формага җыясың, аның читләрен ацетат пленка белән төрәсең. Торт тигез булсын өчен аны махсус формага җыярга, беркеткечләр белән кысып куярга кирәк. Өстән пленка белән каплана, зарурлык булганда аны авыр әйбер белән бастырып куярга мөмкин.
Шуннан соң тортны 5 сәгатькә суыткычка куясы. Аннан торттан форманы һәм ацетат пленканы алалар, татлы сыйны бизәргә керешәләр. Әмма моңа кадәр кремның беренче катлавын сыларга яисә шоколад ганаш тидереп чыгарга кирәк. Болар тортның валчыкларын җыеп ала. Һәм тортны кабат берәр сәгатькә суыткычка куясы.
Шуннан соң гына торт крем белән бизәлә. Тортны тигезләү – бу инде, мөгаен, торт пешерүчеләр өчен иң катлаулы финиш сызыгыдыр. Ул, кондитерның тәҗрибәсенә һәм кремның “капризларына” карап, 10 минуттан 1 сәгатькә кадәр сузылырга мөмкин.
Менә шулай, бер торт әзерләүнең күпме вакыт алуын санадыгызмы? Һәрхәлдә, бер генә көн түгел.
Ризыкларыгыз тәмле, сихәтле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев