Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәттәшләрегезне Яңа ел белән котлагыз

Елның иң күңелле, иң сөенечле бу бәйрәме белән хезмәттәшләрегезне котлыйсыгыз киләме?

Тиздән – Яңа ел! Елның иң күңелле, иң сөенечле бу бәйрәме белән хезмәттәшләрегезне котлыйсыгыз киләме? “Әлки хәбәрләре” сезгә шундый мөмкинлек бирә. Район газетасының соңгы санында оешмагыз, учреждение яисә предприятиегез эшче-хезмәткәрләрен яңа 2022 ел башлану белән тәбрик итә аласыз. Мәйданы 40 кв.см булган әлеге котлауга үзегез теләгән фоторәсемне урнаштырабыз, ә журналистларыбыз сезгә котлау тексты язуда ярдәм итәчәк. Котлавыгызны сезнең теләк буенча “Әлки хәбәрләре” һәм “Алькеевские вести” сайтларында ике телдә, шулай ук социаль челтәрләрдә дә урнаштырабыз. Моның өчен нибары 1200 сум акча түләргә кирәк булачак.

Мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: 21-7-65 – реклама бүлеге; 89393607802 – ватсап.

Яңа елда сез җитәкләгән коллектив дус-тату булсын, уңышлы эшләсен дисәгез, җылы котлау сүзләре белән хезмәткәрләрегезне сөендерегез, хөрмәтле җитәкчеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев