Коммуналь хезмәтләргә бурыч җыйма
Быелдан башлап торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычка шактый зур күләмдә пеня өстәлеп барачак. Узган ел ахырында кабул ителгән федераль закон (№307, 2015 елның 3 ноябре) нигезендә, ТКХ өчен 30-90 көн түләмәгән очракта бурычлар күләме -8 процентка, 90 көннән артык түләмәүчеләрнең 17 процентка кадәр арттырыла. Быелның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән тагын...
Быелдан башлап торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычка шактый зур күләмдә пеня өстәлеп барачак.
Узган ел ахырында кабул ителгән федераль закон (№307, 2015 елның 3 ноябре) нигезендә, ТКХ өчен 30-90 көн түләмәгән очракта бурычлар күләме -8 процентка, 90 көннән артык түләмәүчеләрнең 17 процентка кадәр арттырыла.
Быелның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән тагын бер яңалык су счетчиклары куйдырмаган фатир хуҗаларының кесәсенә сугачак. Мондый милекчеләргә башкаларга караганда өч тапкыр күбрәк түләргә туры киләчәк. Ә июльдән тариф тагын да арта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев