Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Константин Чугунов Сиктерме авылыннан - Ватаныбызның чын саклаучысы

«Безнең әтисе – яклаучы, безнең әтисе – герой», – ди Надежда Чугунова. Аның ире үз теләге белән – контракт нигезендә махсус хәрби операция зонасына киткән.

Мондый әтиләр, ирләр белән сугышчыларның гаиләләре генә түгел, ә районның барлык халкы да горурлана!
Сиктермә авылында туып - үскән Константин Чугунов 6 айдан артык инде контракт нигезендә Ватаныбыз иминлеге сагында хезмәтләрен башкара. Ул бу елның гыйнварында үз теләге белән контракт төзегән. Моңа кадәр «Хузангай» җәмгыятенең май сыгу цехында механик булып эшләгән. Аның хатыны Надежда күрше Чуаш Борнае авылыннан. Аларның өч баласы бар. «Кызыбыз, югары уку йортын тәмамлады, улларыбыз мәктәптә укыйлар, – дип уртаклаша безнең белән Надежда Леонидовна. – Безнең гаилә әтиебез белән горурлана. Ул чын патриот. Константин ике тапкыр яраланды, өстәвенә, авыр яраланды. Шулай да ул барыбер алгы сызыкта булырга омтыла”.  
Константин Чугунов  армия составында хәрби хезмәт юлын үткән. Аннары Тоцкида яңадан әзерләнү курсларынды физик һәм тактик күнегүләрдә катнаша, разведка һәм саперлык эше күнекмәләрен ала, ату мәйданчыгында шөгыльләнә. 
Константинга туганнарының һәм якыннарының мәхәббәте алгы сызыкта  ярдәм, көч биреп тора. Ә өйдә якыннарының һәрвакыт көтүе Җиңүгә юл тоткан һәр сугышчының иң көчле стимулы һәм омтылыш чыганагы ул.
Контракт буенча хәрби хезмәт – ул ирекле эш. Әмма шул ук вакытта контрактчылар аерым статуска ия һәм гражданкада эшләүчеләр өчен мөмкин булмаган хокуклардан һәм ташламалардан файдалана.
Контрактчылар өчен төрле ташламалар, матди һәм техник тәэмин итү һәм, әлбәттә, акчалата түләүләр билгеләнгән.
Исегезгә төшереп үтәбез: контракт буенча хезмәткә сәламәтлекләре буенча каршы күрсәтмәләре булмаган 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнар чакырыла. Искәртеп узабыз, 2024 елның июлендә Татарстанда контракт төзегән махсус хәрби операциядә катнашучыларга бер тапкыр бирелә торган түләү 505 000 сум тәшкил итә, һәр балигъ булмаган балага бер тапкыр бирелә торган түләү – 20 000 сум, Россия Оборона министрлыгыннан бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү – 195 000 сум.
Тулы мәгълүматны район хәрби комиссариатыннан 8(84346) 2-01-06 телефоны буенча алырга мөмкин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев