Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коткаручы - көчлеләр һәм кыюлар һөнәре

27 декабрьдә бәйрәм ителәчәк Коткаручылар көне Россия Президенты указы белән календарьга 1995 елда кертелгән иде.

Шулай итеп, быел гадәттән тыш хәлләр ведомствосы хезмәткәрләре һөнәри  бәйрәмнәрен 27 нче тапкыр билгеләп үтәләр. 
Бу – Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, янгын сагы, бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте коллективларының үз көннәре. Без 105 нче янгын-коткару часте начальнигы, эчке хезмәтләр майоры Александр Колос белән һөнәри бәйрәмнәрен ничек каршы алулары, алга нинди планнар корып эшләүләре, хезмәтләрендәге проблемалар хакында сөйләштек. 
–Коллективыбызда 40 кеше эшли, һәр көнне 9 коткаручы хезмәт урыннарына чыга. Янгын депосында чакыру буенча чыгып китәргә әзер өч машинабыз бар – 2 “КамАЗ” һәм ЗИЛ. Соңгы елларда хезмәткәрләрнең эшенә түләү, махсус кием, җайланмалар белән тәэмин итү шактый яхшырды. Болар, үз чиратында, уңай нәтиҗә бирәләр, безнең эшкә очраклы кешеләр килми,–дип башлады әңгәмәбезне Александр Александрович. 
Матди-техник базаның тиешле дәрәҗәдә булуы гадәттән тыш хәлләрнең тискәре нәтиҗәләрен киметү мөмкинлеге бирә. Моны статистика мәгълүматлары да раслый. Әйтик, 2013 елда шәхси секторда 40 янгын теркәлсә, быел аларның саны 17 генә. Начар күрсәткеч түгел, әмма коткаручылар тынычланырга иртә әле, диләр. Моңарчы күрелмәгән кызулар һәм ут белән саксыз эш итү аркасында быелның җәендә күп тапкырлар кипкән үлән янып китү очраклары теркәлгән. Бәхеткә, янгыннарда кеше гомере өзелүгә юл куелмаган. 
–Янгыннар агымдагы елда сигез авыл җирлегендә күбәйде. Беренче урыннарда Апак, Түбән Кәчи, Иске Салман җирлекләре. Вәзгыйтьне торыкландыру өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре торак секторда янгынны кисәтү чаралары үткәрәләр. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, ведомство җитәкчесе Рәфис Хәбибуллин һәм район башлыгы Александр Никошин ярдәме белән өйләрдә бу арада гына тагын 801 янгын кисәтүче прибор куелды, - дип сүзен дәвам итә җитәкче. 
Шуны да әйтеп үтик: күп балалы гаиләләр, инвалидлар, башка кеше каравына мохтаҗ ялгыз пенсионерлар яшәгән өйләрдә әлеге приборларның түшәмгә беркетелеп кенә калмыйча, өзлексез эшләвен дә тәэмин итүне район башлыгы үз контроленә алды. Соңгы биш елда 1611 йортка 4900 янгын кисәтүче прибор куелды.
Узып баручы елда барлыгы 37 янгын теркәлгән. Иң авыр ай – август: бу чорда “01” хезмәтенә шылтыратулар башка елларга караганда 1,5 тапкыр арткан. 
–Кышкы айларда янгын гадәттә электр җиһазларыннан дөрес файдаланмау, мич һәм төтен юлларының төзек булмавы сәбәпле килеп чыга. Шуңа күрә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә кирәк. Әлеге мәсьәлә бигрәк тә кышкы озын ялларда кискенләшә. Һәм янгын часте хезмәткәрләре дә тәүлек әйләнәсе кешеләр булган объектларны аерым контрольгә алалар. Әлеге исемлектә район үзәк хастаханәсе, Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты белән участок хастаханәсе дә бар,–дип аңлата Александр Александрович. 
Гражданнар оборонасы һәм халыкны гадәттән тыш хәлләрдән яклау, янгын куркынычсызлыгы, бу өлкәләрдә кисәтү эше белән районда Әлки һәм Спас районнары буенча янгын күзәтүе баш дәүләт инспекторы Радис Инсапов һәм аның урынбасары Виталий Ярославлев шөгыльләнә. Алар әйтүенчә, күзәтчелек астына алынган объектларда кагыйдә бозулар елдан-ел кими икән. Бусы инде вазыйфалы затларның максатчан эш алып баруын аңлата: оешма, учреждение һәм предприятиеләр җитәкчеләре янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чараларга күбрәк акча бүлеп бирәләр. Объектларның күпчелегендә янгын сигнализациясе куелган, ут сүндерү чаралары бар, хәбәр итү системасы ышанычлы. 
Район коткаручылары киләчәккә яңа планнар да коралар. Әйтик, 2022 нче елда янгын часте бинасына капиталь ремонт ясалыр дип көтелә.
Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан исә коткаручылар беренче эш итеп ветераннарын чәйгә чакырырга, аларны бәйрәм белән котларга җыеналар. Безнең районда “01” хезмәтенең үсешенә өлеш кертүчеләр арасында Александр Гришаев, Юрий Яшин, Александр Долгушов һәм башкалар бар. 
–Бертуганнар Вилдан һәм Илназ Гыйниятовлар, Алмаз һәм Альберт Җангировлар. Ирле-хатынлы Рәмис һәм Гөлназ Гобәйдуллиннар өчен бу дата гаилә бәйрәме булып тора. Бездә хезмәт итеп зур тәҗрибә туплаган, бернинди авыр хәлдә дә югалып калмаска өйрәнгән хезмәткәрләребез осталык серләрен яшьләргә тапшыра. Болар – янгын сүндерүче-коткаручылар Алексей Крылов, Рәис Зыятдинов, Виктор Родионов, Владимир Чуманов. Бәйрәмебез алдыннан район газетасын укучыларга җиткерәсе сүзләребез дә бар. Ут белән сак булыгыз, янгынны кисәтү кагыйдәләрен һәрчак үтәгез. Яңа ел яллары кәефен бернәрсә дә бозмасын, бәйрәмнәр шатлык кына китерсен. Ә хезмәткәрләребезгә нык исәнлек, гаилә иминлеге, барлык эшләрендә уңышлар һәм янгыннарның бик сирәк яисә бөтенләй булмавын телик,–дип нәтиҗә ясады әңгәмәбезгә Александр Колос.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев