Күп балалы гаиләләргә ипотека кредитын каплауга күпме компенсация бирелә? – Әлки районы прокуроры урынбасары аңлатмасы
Күп балалы гаиләләргә ипотека займын түләү буенча өстәмә ярдәм чаралары булдырылды.
Әлеге ярдәм өченче һәм аннан соңгы баласы туган гаиләләргә кагыла. Закон нигезендә, торак ипотека кредиты (займы) алган һәм 2019 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр өченче яисә аннан соңгы балалары туган әни яисә әти кеше ипотека компенсациясенә исәп тота ала.
Дәүләт ярдәменә хокукны билгеләгәндә Россия Федерациясе гражданнары булмаган балалар, шулай ук аларга карата әти я әнисе ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән яисә уллыкка алу гамәлдән чыгарылган балалар исәпкә алынмый.
Түләү бер мәртәбә генә һәм бер ипотека кредитын каплау өчен генә бирелә. Ә килешү 2023 елның 1 июленә кадәр төзелергә мөмкин. Закон компенсация суммасын күп дигәндә 450 мең сум дип билгели. Аның белән бурычның төп өлешен түләргә мөмкин. Ә инде төп бурыч 450 мең сумнан кимрәк булса, компенсацияне заем процентларын түләүгә тотарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев