Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Красноярск өлкәсендә хәрби частьта шартлау: авылларны һәм бистәләрне эвакуацияләр

Бүгенге көндезге бер тирәсендә Красноярск өлкәсендәге хәрби частьта берничә тапкыр көчле шартлау булган. Якында урнашкан авыллар һәм бистәләрдә яшәүче кешеләрне коткаручылар эвакуацияли. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте. Шаһитлар көчле шартлауларны һәм күккә күтәрелгән төтен баганасын видеога төшергән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, хәрби припаслар саклана торган скалад шартлаган. Фаҗига Ачинск һәм Назаров шәһәрләре арасында урнашкан хәрби частьта булган.

Часть янында урнашкан Каменка авылы кешеләрен, якындагы өч авылда яшәүчеләрне МЧС автобусларында эвакуациялиләр.

Биредә яшәүчеләр йортлары җимерелү турында хәбәр итә. Шәһәр хакимияте кешеләргә хәрби часть ягына бармый торырга куша.

"Красноярск өлкәсендәге Ачинск районында артиллерия складында янгын чыкты. Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгын снаряд шартлаудан башлана", - дип хәбәр итте РИА Новости агентлыгы төбәктәге экстрен хезмәтләр вәкиленә сылтама белән.  

"Каменка авылы янында хәрби частьнең артиллерия склады территориясендә снаряд шартлады, янгын башланды", - дигән агентлык әңгәмәдәше.


Соңрак "Вести" каналы хәбәр иткәнчә, дүрт кеше яраланган, пешкән. "Кешеләрне күтәреп алып чыгалар", - дип сөйләгән фаҗига урынында булган "Оса" телеканалы корреспонденты.

20 км радиустагы авылларны эвакуациялиләр, урынга ике янгын поезды, бронетехника киткән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, хәрби частьтагы кешеләрне эвакуацияләгәннәр. Яна торган складларда 40 мең чамасы снаряд бар, алар 125 һәм 152 мм калибрлы.

 

 

Чыганак

 

Биредә яшәүчеләр йортлары җимерелү турында хәбәр итә. Шәһәр хакимияте кешеләргә хәрби часть ягына бармый торырга куша.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/krasnoyarsk-lk-send-kh-rbi-chastta-shartlau-avyllarny-m-bist-l-rne-evakuatsiyal-r/

 

Башлангыч мәгълүматлар буенча, хәрби припаслар саклана торган скалад шартлаган. Фаҗига Ачинск һәм Назаров шәһәрләре арасында урнашкан хәрби частьта булган.

Часть янында урнашкан Каменка авылы кешеләрен, якындагы өч авылда яшәүчеләрне МЧС автобусларында эвакуациялиләр.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/krasnoyarsk-lk-send-kh-rbi-chastta-shartlau-avyllarny-m-bist-l-rne-evakuatsiyal-r/

 

Башлангыч мәгълүматлар буенча, хәрби припаслар саклана торган скалад шартлаган. Фаҗига Ачинск һәм Назаров шәһәрләре арасында урнашкан хәрби частьта булган.

Часть янында урнашкан Каменка авылы кешеләрен, якындагы өч авылда яшәүчеләрне МЧС автобусларында эвакуациялиләр. 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/krasnoyarsk-lk-send-kh-rbi-chastta-shartlau-avyllarny-m-bist-l-rne-evakuatsiyal-r/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев