Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кытайга сатуның тукталуы сәбәпле, минтай былыгы 10 процент чамасы арзанайды

.

Мәскәү. 25 гыйнвар. INTERFAX.RU – Ерак Көнчыгышта 18 гыйнвардан 24 енә кадәр минтай балыгын күмәртәләп сату бәяләре 9,7 процентка төште һәм 65 сумга калды. Бу продукцияне Кытайга сатуда әлегә билгесезлек хөкем сөрү белән бәйле, дип хәбәр итте Балыкчылык буенча федераль агентлык.

Сельдь балыгы исә, эчке базарда ихтыяҗ арту сәбәпле, шушы ук чорда 4,6 процентка кыйммәтләнде.

Хәзер Ерак Көнчыгышта Охот дингезендә минтай балыгы тоту чоры. 10 апрельгә кадәр бу балыкны 915 мең тоннадан артык тоту ниятләнә. Кагыйдә буларак, әлеге диңгез ризыгының 70 проценты Кытай базарына китә иде. Бездә бу кадәр күләмдәге балыкны эшкәртү һәм саклау мөмкинлеге юк. Декабрь азагында Кытай, төргәкләрдә коронавирус табылуны сылтау итеп, Россиядән балык продукциясе кертүне туктатты.

Балыкчылык буеча федераль агентлык хәзер үзебездә өстәмә суыткыч һәм эшкәртү мөмкинлекләр эзли башлады.

Башка төр балыкларга Ерак Көнчыгышта бәяләр үзгәрмәде.

Россиянең балык тотыла торган районнарындагы бәяләр тәэсирендә булган үзәк төбәкләрдә дә шундый ук динамика күзәтелә. Анда сельдь 2,4 процентка кыйммәтләнде, һәм хәзер аның бер килограммы 87 сумга җитте. Минтай бәясе исә 3,2 процентка - 90 сумга кадәр төште. Бүтән төр балыкларга бәяләр нигездә тотрыклы саклана, “чөнки складларда запаслар җитәрлек иде”, дип билгеләп үттеләр федераль агентлыкта.

Төньяк-Көнчыгышта, балыкка ихтыяҗның артуы сәбәпле, сельдь (6,3 процентка, хәзер килосы 85 сум) һәм скумбрия (3,4 процентка, килосы 150 сумга җитте) кыйммәтләнде.

Балыкка (туңдырылган, эшкәртелмәгән) ваклап сату бәяләре 12 гыйнвардан 18 енә кадәр - 0,5 процентка, ел башыннан бирле 0,9 процентка кыйбатланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев