“Кызыл Шәрык-Агро”ның “Көньяк Әлки” филиалы язгы кыр эшләре сводкасында алдынгылар исемлегендә бара
Әлеге филиалдагы эшләрнең барышы белән, аның җитәкчесе Илнур Кәлимуллин озатуында, кырдан-кырга йөреп танышып кайттык.
Шунысы сөендерә – кайсы басуга барып механизаторлар белән сөйләшсәк тә, аларның кәефләре күтәренке булуын, эшләренең көйле баруын күрдек. Соңгы елларда без кайбер хуҗалыкларда моң-зарны да шактый ишетәбез. Ә “Көньяк Әлки”дә эшне оештыра беләләр, механизаторларны, гомумән, хезмәт кешесен хөрмәтлиләр дигән ышаныч калды.
Бу филиалның бүген 13400 гектар сөрү җирләре бар. Үзәк идарәсе Юхмачыда урнашкан. Кайбер кырлар 30 чакрымга кадәр ераклыкта. Әйтик, Иске Рәҗәптәге (Спас районы) 1400 гектар басуларны шулай агрегат, трактор куып эшләтергә туры килә. Шулай ук Чуаш Борнае кырларының да бер өлешен алар эшкәртә.
Соң өлгерә торган көнбагыш һәм кукурузны да биредә урмыйча калдырмыйлар.
Без Илнур Кәли- муллин автомобиле белән күп кенә басу юллары аша үтеп, Апак кырында эшләүче агрегат янына тукталдык. Биредә яшь механизатор Илфар Вәлиәхмәтов “Терион” тракторы белән басуның соңгы гектарларын культивацияли. Үз артында болыт кебек тузан калдырып килгән трактор безнең янга туктады. Илфар белән сөйләшеп алам:
– Бик эссе түгелме тракторыңда? – дим.
– Бар инде, кондиционеры әлегә эшләми. Башка ватылулар булмасын, хезмәт көйле баргач, кәеф тә яхшы,–ди егет.
20 яшьлек егетнең эш өчен шулай янып-көеп торуы бик сөендерде.
– Авылда калырга булдыңмы, Илфар?
– Армиягә кадәр дә монда филиалда эшләгән идем. Солдат хезмәтен үтеп кайткач та бирегә килдем. Монда бит җитәкче абыйлар да әйбәтләр. Безне кайгыртып торалар, ярдәм итәргә тырышалар.
Илфар җәһәт кенә тракторына утырды һәм куәтле дәү техника белән кырга кереп китте.
Бу басуда безгә килеп кушылган отряд баш агрономы Фәргать Касаев та егетне мактап алды.
– Илфарның әтисе Илфат Вәлиәхмәтов та бездә тракторчы булып эшли. Бик булдыклы механизатор. Улы да әтисеннән калышмаска тырыша,–дип, яшь механизаторга зур өметләр баглауларын сиздерде.
Юлдашларым белән икенче кырга барганда сүзебез нигездә филиалдагы механизаторлар хакында булды. Алар биредә 38 кеше хезмәт куя икән. Күп тракторларны ике сменада эшләтәләр. Әйтик, көне буе чәчкән “Нью-Холланд” тракторына алмашчы механизатор утырып, 24 метр киңлектәге культивация – тырмасын тагып чәчү өчен җир эшкәртеп чыга.
Ә механизаторлар барысы да диярлек алтын бәясе кешеләр икән монда. Иң-иңнәрен әйтегез әле, дигәч тә Илнур Кадыйрович:
– Берничәсен атасаң, калганнары үпкәләр, барысы да булган, ышанычлы егетләр,–диде.
Һәм алар баш агроном белән мактап-мактап механизаторларны саный да башладылар – Азат Әхмәтов (ул һәр елны урак батыры да була), Мөнир Кәлимуллин, Илнар Муратов, Камил Әхмәтҗанов (пенсиядә булса да, эшләвен дәвам итә), Фәнис Сафиуллин, Тәлгать Гайфуллин, Николай Артамонов, Хәйдәр Минсафин һәм башкалар.
Менә без янә бер агрегат янына килеп туктадык. Биредә Олег Завьялов кукуруз чәчә. Аның алдыннан Рәсим Гәрәев җир эшкәртеп бара. Әлеге егетләр дә елмаеп сөйләшәләр. “Эшләр шулай бара күрсен”, – диешәләр.
Өстәге кырларда яшь механизаторлар Динар Сәгытдинов, Руслан Гайнуллин эшли икән. Ә без Югары Әлморза кыры башында туктаган зур егәрлекле “Нью-Холланд” тракторы янында. Бу кибән кадәрле техника белән Фәнис Гәрәев идарә итә. Ул биредә катнаш азык чәчә. Тик әле агрегатының бер шлангасы шартлаган. Инженерлары аны алыштырырга эшмәкәр Альберт Шәйхетдинов базасына киткән. “Ярый әле алар бар (бертуган Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновлар), ул шлангны эзләп көнең узар иде”,–ди механизаторлар. Ә монда ярты сәгать дигәндә яңасын ясатып кайталар икән.
Фәнис Гәрәев – тәҗрибәле механизатор. Кем әйтмешли, теше чыкканнан бирле техника тирәсендә. Башта комбайнчы ярдәмчесе була, мәктәптә 7 сыйныфта укыганда үзенә ышанып комбайн тапшырганнар.
– Быел чәчү агрегаты авыр бара, җир каты. Берәр яңгыр явып узса, кырлар күпереп китәр иде,–ди Фәнис.
Филиалда күп мәйданнарда чәчү башкарылган. Әмма алда торган эшләре әле хәйран күп. Әйтик, 2000 гектардагы уҗымнарны икенче тапкыр тук- ландыру башланырга тора, аларны чүп үләннәргә һәм корткычларга каршы эшкәртәсе бар. Кукуруз, көнбагыш чәчелгән кырларны да химик юл белән эшкәртү башланган. Саный калсаң…
Сүз дә юк, теләсә кайсы эшнең уңышы беренче чиратта аны башкаручы кешегә бәйле. Ә биредә без чәчү эшләрендә мәшгуль һәркемнең икмәк язмышы өчен борчылып, зур җаваплылык белән хезмәт куюын күрдек. Шуңа “Көньяк Әлки”дә барлык эшләрнең дә вакытында һәм сыйфатлы башкарыласына шик юк. Һава торышы гына имин, уңай килсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев