Көзге чәчүгә керештеләр
Узган атнада "Карга", "Чаллы" отрядлары арыш чәчә башлады. Уҗым культуралары чәчү өчен 10 августтан 5 сентябрьгә кадәр чор иң кулай вакыт санала. Быел республика безнең игенчеләр алдына 24,5 мең гектарда көзге чәчү эшләре башкару бурычын куя. Ә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе көзге чәчү мәйданын 26 мең гектарга җиткерергә...
Узган атнада "Карга", "Чаллы" отрядлары арыш чәчә башлады.
Уҗым культуралары чәчү өчен 10 августтан 5 сентябрьгә кадәр чор иң кулай вакыт санала. Быел республика безнең игенчеләр алдына 24,5 мең гектарда көзге чәчү эшләре башкару бурычын куя. Ә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе көзге чәчү мәйданын 26 мең гектарга җиткерергә ниятли. Аның төп өлешен уҗым бодае билиячәк.
Мәгълүм булганча, көзге чәчү игенчелектә күп яктан отышлы. Ел коры килгәндә дә уҗым культуралары тотрыклы уңыш бирә. Көзен чәчелгән мәйданың күбрәк булса, язгы кызу эш чорында хезмәтне оештыру да җиңелрәк була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев