Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лидия Заминалова: “Мин эшләгәндә ял иттем, ә ял вакытында, арый идем”

Кеше үзенең хезмәте, уңышлары белән бәхетле. Ә уңышка очраклы рәвештә генә ирешеп булмый. Уңыш ул – авыр хезмәт, көч, тырышлык, үҗәтлек нәтиҗәсе.

Хезмәтне яратып, җиренә җиткереп башкарганда гына, нәтиҗәсен күреп сөенергә, уңышларын татырга мөмкин. 
Сүзем нәкъ менә шундый, эше белән Кеше булган дәрәҗәле укытучы Лидия Федоровна Заминалова турында. 
Лидия Федоровна 1938 елгы, ул районыбызның Яңа Нократ авылында туган. Әтисе Федор Петрович – үз заманының алдынгы эшчесе. Зур тырышлык белән хезмәт иткән әтисен озакламый машина-трактор паркына бригадир, күп тә үтми, район үзәгенә нормировщик итеп билгелиләр. Бар булганын хезмәткә багышлаган гаилә башлыгы 1941 нче елны үпкә ялкынсынуыннан үлеп китә. 6 яшьлек апасы Зоя белән 2 яшьлек Лидия ятим калалар.
Ил өстенә төшкән афәт – сугыш ачысы – 2 кечкенә бала белән тол калган Мария Петровна гаиләсен дә читләтеп узмый. Таңнан төнгә кадәр колхоз эшендә булган әниләрен кызлар күрмиләр дә. Өй, йорт эшләре апасы һәм дәү әниләре җилкәсенә төшә. Әмма әбиләре, инде өлкән яшьтә булу сәбәпле, гаиләгә бик ярдәм итә алмый. Озакламый төпчек кыз Лидия дә кул астына керә башлый: бакчада яшелчәләргә су сибү, ашарга пешерү, кош-кортларны карау кебек эшләр аңа күчә.
Лидия, бик тырыш, үткен, кызыксынучан, укырга омтылышы зур булган кызчык, 5 яшь тә 10 айлык чагында мәктәп бусагасын атлап керә. Ул бик теләп, зур үҗәтлек белән, иптәшләреннән бер дә калышмыйча укый. 1955 нче елда мәктәпне уңышлы тәмамлый. Укуын дәвам итү теләге белән янган яшүсмергә хыялын тормышка ашырырга мөмкинлек булмый. Колхоздан беркемне дә читкә җибәрмиләр. Кышын бозау карау, язын сабан сөрү, көзен уңыш җыю кебек хезмәтләр башкарырга туры килә. Лидия әлеге авыр эшләрдә дә сынатмый, тырышып, җиренә җиткереп эшли. 
1957 нче елның март аенда колхозларны совхоз итеп үзгәртү вакыйгасы Лидия Федоровнаның хәтерендә яхшы саклана. Бу чорда ул Куйбышев механикалаштыру училещесына укырга юллана һәм озакламый тракторчы һөнәрен үзләштерү турындагы таныклыкка ия була. Башкаларга үрнәк булып, комбайнчы ярдәмчесе хезмәтен дә башкара. 
Шулай итеп, туган авылында төпләнеп яши, эшли, көн күрә. Хезмәт сөйгән кыз тик тормый, нинди эшкә алынса, шуны җиренә җиткереп эшли. Гаиләнең тамагы беркайчан да ач булмый, хуҗалыкта сыер асрау сәбәпле, сөт, каймак, майдан һәм ипидән өзелмиләр. “Авыр эш калач ашата”, – ди ул.  Совхоз эшләреннән тыш, тегү, бәйләү кебек кул эшләре белән шөгыльләнә, үзенә күлмәкләр, итәкләр тегеп кия. 
   Алынган эшен нык итеп, зур җаваплылык тоеп эшләгән 20 яшьлек Лидияне, һич шикләнмичә, Анина Салман авылы клубына мөдир итеп билгелиләр. Ләкин кызның күңеле бу эшкә ятмый. Бер ел эшләгәннән соң, бу юнәлеш үзенеке түгеллеген төгәл аңлап, күңеле кушкан якка юл тота: туган авылындагы башлангыч мәктәпкә укытучы булып урнаша. Бала саны аз булу сәбәпле, авыл мәктәбе ябыла һәм Лидия Федоровна Хлебодаровка авылына башлангыч сыйныф укытучысы итеп күчерелә.
    Мәгариф өлкәсе, укытучылык эше исә, көче, энергиясе, балаларга карата мәхәббәте ташып торган кызның вазифасы гына түгел, ә яшәү рәвешенә әверелә. Укытучы, булганы белән генә канәгатьләнми, һаман белемгә, үсешкә омтыла. 
1961 нче ел Лидия Федоровнаның күптәнге хыялын тормышка ашырган ел буларак күңелендә якты хатирә булып яши. Бу елны ул, ниһаять, Алабуга дәүләт педагогика институтына рус теле һәм әдәбияты укытучысына укырга керә. “Үз алдыңа максат куя белү – уңышка туры юл,” - ди хөрмәтле укытучыбыз. Югары белем алу теләге белән янган кыз үз алдына куйган төгәл максатын тормышка ашыра. 
1966 нчы елда булдыклы, уңган, чибәр кыз укытучы егет Валерий Заминалов белән гаилә корып, 1967 нче елда кызлары Людмилага гомер бүләк итәләр. Шул ук елны, укуын уңышлы тәмамлап, кулына диплом ала. Яңа Нократ авылында бердәнбер югары белемле кызы белән әнисе, әлбәттә, чиксез горурлана.
8 ел Хлебодаровка мәктәбендә эшләгәннән соң, Лидия Федоровнаны данлыклы, зур   мәктәпкә - Яңа Салман урта мәктәбенә күчерәләр һәм 2004 нче елга чаклы шунда эшли.
Урау юллар аша үтеп, ул, бөтен барлыгы белән, үзенең йөрәге кушкан, күңеле яткан өлкәгә килеп, бик тырышып хезмәт итте. Ул күп еллар завуч вазифасын да башкарды, рус теле һәм әдәбиятыннан укучыларга төпле белем бирде. Укытучылар, укучылар коллективында, ата-аналар арасында бик тиз авторитет яулап, 49 ел һәм 7 ай хөрмәтле остаз булып, фидакарь хезмәт куйды. 
Укытучы бер яктан үзенең чибәр, мөлаем, мәрхәмәтле булуы белән үзенә тартса, икенче яктан, төпле белеме, җаваплы, компетентлы, югары оештыру сәләтенә, алдан күрүчәнлеккә ия булуы белән абруйлы педагог булды. Лидия Федоровнаны хәзер дә элекке укучылары олы хөрмәт, ярату белән искә алалар, ел әйләнәсендә истәлекле бүләкләре белән остазларының хәлләрен белергә, күрешеп, кочаклашып, тормышларында ирешкән уңышлары белән уртаклашырга, чиксез рәхмәтләрен белдерергә ашыгалар. 
Лидия  Заминалова, укытучы һөнәренә булган мәхәббәтен кызы Людмила күңеленә дә салып, үзенә алмашчы калдырды. Бүгенге көндә югары квалификация категорияле, олы хөрмәткә ия дәрәҗәле укытучы – Людмила Грунина әнисе  юлын дәвам итеп, балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан тирән белем бирә.  
50 елга якын эш стажы! “Лидия  Федоровна, Сез кайдан шулкадәр көч таптыгыз, рухи яктан нык булып кала алдыгыз? Ничек арымадыгыз, кайчан ял иттегез?” – дигән соравыма: “Мин эшләгәндә ял иттем, ә ял вакытында, киресенә, арый идем,” – дип, тыйнак кына елмайды.  
Җитәкчелек тарафыннан укытучының тырыш, нәтиҗәле хезмәте, әлбәттә, тиешенчә бәяләнгән. Аның төрле дәрәҗәдәге Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, “СССРның өлкән укытучысы” күкрәк билгесе, “СССР халык мәгарифе отличнигы” дигән мактаулы исемнәре бар.
Лидия Федоровна бүгенге көндә кызы Людмила гаиләсендә тәрбияләнә. Аның 2 оныгы, 4 оныкчыгы бар. Ул бүгенге тормышыннан, яшәү шартларыннан бик канәгать. Әмма күңелендә тирән борчуы бар: мобилизацияләнеп, хәзерге вакытта Украинада махсус хәрби операциядә катнашкан оныгы өчен ут йота. Көне-төне изге догаларын укып, бу вакыйганың тизрәк төгәлләнүен, илебезнең иминлеген саклауны үз бурычлары итеп санап, аны үтәргә алынган һәр катнашучының исән- имин көе гаиләләренә кире әйләнеп кайтуларын, илләр күгендә кара болытлар таралып, якты кояш балкуын тели. Мин дә чын йөрәгемнән хөрмәтле остазыбызның әлеге теләкләренә кушылам.
Гүзәлия Исламова,
Яңа Салман авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев