Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лилия Яруллина: «Тәрбияче эше - минем яшәү рәвешем»

Балалар бакчасында тәрбияче булып сабыйларны чын-чынлап яраткан кеше генә эшли аладыр, мөгаен.

Тәрбияче хезмәте күп көч тә, тырышлык та таләп итә шул. Бу профессиягә бөтен гомерләрен багышлаган кешеләр байтак безнең Әлки районыбызда. Базарлы Матак авылындагы “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе Яруллина Лилия Әнвар кызы шундыйлардан берсе.
Лилия Анваровна тумышы белән Иске Чаллы авылыннан. Кечкенәдән сеңелләре белән мәш килеп, аларга һәр эштә ярдәм итеп үскәнгәдер бәлки, тәрбияче профессиясен сайларга була.


1984 елда урта мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, бер ел авылда бакчада тәрбияче булып эшли, шунда музыка дәресләре дә алып бара. Аннан соң Чистай педучилищесына укырга кереп, тәрбияче белгечлеге алып чыга.


1987 елдан бирле Лилия Әнваровна “Ромашка” балалар бакчасында хезмәт куя. 38 ел эшләве дәверендә күпме балага тәрбия биргән, сабыйларны мәктәпкә әзерләгән Лилия Әнвар кызы.


Тәрбияче эше - минем яшәү рәвешем, - ди үзе. Бер акыл иясенең шундый сүзләре бар бит: “Тәрбияче хезмәтен төрле үсемлекләр үстерүче бакчачы белән чагыштырып була. Кайбер үсемлекләр якты кояшны, икенчеләре салкынча күләгәне, өченчеләре чишмә ярларын, беришеләре тау битләрен, кайберләре комлы туфракны ярата. Аларның барысына да үзенә генә хас тәрбия кирәк”. Дөрестән дә, балалар да бик төрле бит, аларның һәркайсына үзенчә якын килергә, күңеленә юл табарга, аңлый белергә кирәк.


Балаларның сәламәтлеген саклау, аларны үзара аралашырга, мәрхәмәтле булырга өйрәтү, хезмәт күнекмәләре бирү кебек юнәлешләргә тәрбияче һәрвакыт зур игьтибар биреп килде. Лилия Әнваровна эшен бик ярата. Баланы тәрбияләү уен формасында алып барыла. Һәр балага минем янымда тыныч, рәхәт булуын телим. Алар сөйләгәнне игьтибар белән тыңлыйм, кайсын юатам, кайсын мактап җибәрәм.


Лилия Яруллина бакчада фольклор түгәрәген дә алып бара. Ул балаларга халык авыз иҗаты әсәрләрен, милли традицияләребезне өйрәтә.
Тәрбияченең күпьеллык эш тәҗрибәсе төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм грамоталар белән бүләкләнә.


Лилия Әнваровна коллективта ихтирам һәм хөрмәт казанды. Монда аңа табигатьтән бирелгән сәләте дә роль уйнагандыр: Лилия Әнваровна матур җырлый, сөйләргә дә бик оста, ул бәйрәмнәрдә, төрле кичәләрдә һәрчак коллективның үзәгендә.


Лилия Әнваровна эшендә дә, гаиләсендә дә бәхетле: ире Ильсур белән ике бала үстерделәр, аларга яхшы белем бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев