Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лилия Тарынчева: «Хайваннарны чын күңелдән яратам»

Гомер буена хайваннар белән бергә яшибез. Алар безнең өйдә дә бар, мөнәсәбәт тә үзләренә гаилә әгъзасына төсле.

Эт белән мәчеләрне еш кына холкы һәм хәтта тышкы кыяфәте белән хуҗасына ук ошаталар. Дүрт аяклыларны күбебез ярата һәм алар турында кайгырта. Бу кешеләр, гадәттә, бик йомшак күңелле, ярдәмчел була. Кайчакта хайваннарга булган ярату һөнәргә әйләнә. 
Хайванның сәламәтлеге турында кайгыртучыларның бик тә танылган һөнәре бар, ул – ветеринарлар. Барысын да: экзотик хайваннардан алып, авыл хуҗалыгы малларына кадәр дәвалаучы табиблар алар. 

31 августта бар мал табиблары өчен мөһим вагыйга – Ветеринар хезмәткәр көне билгеләп үтелә. Без иң мәрхәмәтле һөнәрләрнең берсе дип саналган әлеге хезмәт ияләрен чын күңелебездән котлыйбыз. Хайваннарны дәвалау күпкә катлаулырак бит. Һәм мондый һөнәрне бары тик бик тә нечкә күңелле, зур йөрәкле кешеләр генә сайлыйдыр. Шундый мәрхәмәтле эш башкаруыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Эшегездә бары тик уңышлар юлдаш булсын, хайваннарыгыз да, аларның хуҗалары да сездән канәгать калсыннар, сезнең үзегезгә дә сәламәтлек телибез.

Кеше белемле табиблар дәвалавына мохтаҗ булган кебек, хайваннарга да махсус ярдәм таләп ителә. Чөнки алар да нәкъ менә кешеләр кебек авырый бит. Мал табиблары авыл хуҗалыгы терлек-туарын да, йорт хайваннарын да дәвалый. Бурычлары: профилактик тикшерүләр үткәрү, кизүләрне кисәтү, аларның нәтиҗәләре белән көрәшү, операцияләр ясау. Алар ит, сөт һәм башка азык-төлекләрне санитар тикшерү хезмәтләре составына да керәләр. Шулай  ук әлеге белгечләр авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм клиникаларда да бик кирәкле. 

Ветеринар белгечләрнең эше эпизоотик иминлекне саклауга,  малларның күпләп иярми торган авырулар белән чирләп китүен тудырмауга һәм терлек ризыклары сыйфатын тикшерүгә юнәлтелгән. Ветеринар хезмәткәрләр ел дәвамында авыл хуҗалыгы малларына һәм йорт хайваннарына вакциналар кадый, миллионнан артык билгеләмә кую тикшеренүләре,  дәвалау- авыруларны кисәтүгә нигезләнгән йогышсызландыру чаралары үткәрә. 

тарынчева

–     Дүрт аяклы дусларыбыз авырган чирләр белән көрәшүне һәрбер кеше дә башкара алмый, – ди мал табибы Лилия Тарынчева. Иң беренче һәм кирәкле сыйфат ул – чын күңелдән хайваннарны ярату.

Лилия Илдус кызы ветеринар табиб – серолог булып ветеринар лабораториядә 2019 елдан бирле эшли. Ул бу һөнәрне   2013 елда ук үзләштергән. Смоленск өлкәсендәге Гагарин авыл хуҗалыгы көллиятен тәмамлагач, ул туган районына кайтып, “Юхмачы” терлекчелек комплексында эшли. Күпмедер вакыт “Токымлы эш” филиалында хезмәт иткәч, район үзәгенә күчә.


–     Мин һәрвакыт хайваннарга ярдәм итәргә яраттым. Бала чакта мин ишегалды эт һәм мәчеләрен “дәвалый” идем, – дип сөйләде Лилия. – Бәлки, шул вакытта ук хайваннарны дәвалучы табиб булырга хыяллана да башлаганмындыр. Яхшы мал табибы һәрвакыт укырга, белемен камилләштереп торырга, өстәмә белемнәр алырга тиеш. Лилия Тарынчева үзе дә Казан ветеринар медицина академиясендә укуын дәвам итә. 

Лилиянең төп вакыты лабораториядә уза. “Безнең төп бурыч мөгезле эре терлек канын бруцеллез һәм лейкоз  кебек авыруларга тикшерү”, – ди ул.

Табиб-серолог күпсанлы авыруларга билгеләмә кую белән шөгыльләнә. Лабораториядә үткәрелгән тикшеренүләрдән соң Лилия Тарынчева гаммәви втетеринар чараларда катнаша. Моңа шәхси йортлардагы һәм хуҗалыклардагы терлекләрне карау да керә. 
“Лилия Илдусовна һәрбер йөкләмәгә дә бик тә җаваплы һәм һөнәри яктан якын килеп карый, – ди район берләшмәсе җитәкчесе Камил Хәйруллин. – Билгемәне дөрес итеп куя, мөгезле эре терлек авырулары, аеруча йогышлылары белән көрәшергә кирәклеге турында аңлату эшләре алып бара. Эпизоотик чараларда катнашудан беркайчан да баш тартмый, хайванның канын да ала, вакцина да кадый. Районда мөгезле эре терлекнең гомуми саны якынча 30 мең тәшкил итә. Лаборатория аккредитацияне дә уңышлы гына үтә. Бу – яхшы күрсәткеч”. 

тарынчева

Лилия Таренчываның намуслы хезмәтен район җитәкчелеге дә күрә, ул грамоталар белән бүләкләнеп тора. 
Лилиянең әти-әнисе Әхмәт авылында яшәүче Илдус һәм Миләүшә Шәмсиевлар – гомер буе терлекчелектә эшләгән кешеләр. Илдус Госман улы “Юхмачы” терлекчелек комплексында йөртүче, Миләүшә Наил кызы Чуаш кичүе терлекчелек комплексында пешекче-санитар хезмәтен башкара. Алар ачык йөзле, ярдәмчел кешеләр, кызларын да шундый итеп тәрбияләгәннәр. Олы уллары бүгенге көндә Казанда яши. Лилия ире Николай белән ул һәм кыз үстерә. Николай бүгенге көндә махсус операция зонасында. Лилия иренең илнең бәхетле киләчәге өчен көрәшүе белән горурлана. 

Һәрбер сугышчыны да өендә бик тә сагынып якыннары көтә. Ышанабыз, Николай да, һичшиксез, гаиләсенә җиңү белән әйләнеп кайтыр. 

–     Бар якыннарыма, дусларыма һәм хезмәттәшләремә миңа таянычым булганнары өчен рәхмәтлемен, – ди Лилия. Без авырлыклар белән очрашканда, ярдәмгә мохтаҗ. Ярдәм итәргә теләге булган, вакыт таба алган, көчле кешеләр янәшәмдә булуын белеп торуы минем өчен бик мөһим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев