Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лилия Вәлиева: “Туган ягым – чит илдә дә күңелемне җылытучы сүнмәс учак ул”

Лилия Вәлиеваның исемен Татарстанның электрон матбугат басмаларында мин 2016 елда күреп калдым.

Дөресрәге, “Азатлык” сайтында Бельгиядә яшәүче татар журналистының Татарстанның массмедиа һәм журналистика өлкәсендәге “Бәллүр

каләм” премиясе алуы турындагы язманы укыгач бу хакта хәбәрдар булдым. Шуннан соң инде аның исемен “Татаринформ”, “Интертат.ру”, Бөтендөнья татар конгрессы электрон сайтларында күрә башладым.

Быелгы елның май аенда Татарстанның иң популяр язучыларның берсе Гөлсинә Галимуллинаның “Тау җылысы” китабы кулыма килеп эләкте. Әсәрдәге төп герой Җиһаниянең “Бельгия татарлары” җәмгыяте рәисе Лилия Вәлиевадан “күчереп” язылганлыгын белгәч, Европаның йөрәге булган Бельгиянең Брюссель шәһәрендә татар җәмгыяте оештырып, читтә яшәүче милләттәшләребезгә үз телен саклап калсын өчен армый-талмый эшләүче бу ханым белән кызыксынуым тагын да арта төште һәм быелның октябрендә, бар

кыюлыгымны җыеп, социаль челтәрләр аша эзләп табып, сораулар язып, аңа электрон хат юлладым. Җавап озак көттермәде, төгәл бер атна үтүгә, электрон почтама килеп тә төште. Бу язманы укып чыккач, сезнең күңелләрдә дә: “Чит илдә яшәп тә үз туган телен, үз халкының гореф-гадәтләрен күз карасыдай саклаган Лилия Вәлиева кебек мин дә үз туган телемне саклап калуга нинди өлеш кертә алам соң?” - дигән уй, һичшиксез, уяныр, дип ышанып калам.

 

—Лилия ханым! Мин инде берничә ел буе электрон матбугат басмаларында сезнең эшчәнлекне күзәтеп киләм, анда басылган мәкаләләрегезнең барысын да диярлек укып барам. Беренче соравым шул: тумышыгыз белән кайсы яклардан сез?

 

—Мин Татарстандагы Әлки районының бер бик матур табигатьле Чуваш Кичүе авылында дөньяга килгәнмен. Безнең авылны өч яктан да урман-болыннар уратып алган. Дүртенче ягында исә кырлар һәм өч-дүрт чакрымлык олы юл сузылып киткән. Авылымның һәр почмагын-сукмагын беләм, хәттә тирә-янындагы авылларны да күзләремне йомган килеш тә урый алам. Андагы һәр нәрсә җанга якын һәм кадерле миңа. Авыл тирәсендәге аланнары, юллары, кырлары ничәмә кат җәяүләп узылган, изге чишмә суларыннан ничәмә тапкырлар авыз ителгән, табигате миңа күпме ризык, әти-әнием һәм авылдашларым исә акыл, зиһен һәм тәрбия биргән һәм мине олы тормышка әзерләгән. Шуңа күрә дә туган яклар — чит илдә дә күңелемне җылытучы бер сүнмәс учак ул минем өчен.

Чермешән елгасының сул ягы күтәрелебрәк тора. Безгә, әле дөнья күрмәгән балаларга, шул “Кызыл яр” биек тау булып күренә иде. Әтием, Кадерҗан Жәмил улы, рәсем дәресе укытучысы буларак, укучыларны гел шунда рәсем төшерергә алып килә иде.

И ярата идек без бу ачык һавадагы дәресләрне.

Кызганыч, балачакта эшләнгән рәсемнәрем сакланмаган. Ә менә әтинең бер эшен — Кызыл яр төшерелгән картинаны мин Бельгиягә үк алып килә алдым. Бу әтидән калган иң кадерле ядкарьләренең берсе. Үләренә бер ел кала ул миңа дип бер чиләк

урман читләвеге җыйган булган. Әтиемнең кулларының җылысын саклаган бу чикләвекне мин ун елга сузганмындыр.

Шунысын да әйтим әле, әти искиткеч иҗади кеше иде: зур-зур картиналар, фотосурәтләр ясый иде. Үзе рәссам булса да, нишләптер, миңа —кызына бу сәләт бирелмәгән иде. Шуны аңлаптырмы, әти мине балачактан ук журналистика серләренә,

ягъни җөмләләрне сырлап-бизәп язарга өйрәтә башлады. “Әнә, сарай башындагы саесканны күрәсеңме? Күрсәң, яз шуның турында ике бит. Аннары гына чаңгы шуарга чыгасың”, —дия иде. Кайвакыт: “Әйдә әле, мәктәп хәлләре турында район гәзитенә

берәр мәкалә язып җибәр”, —дип киңәшен бирә иде.

 

—Һәм сез әтиегезнең киңәше буенча журналистиканы сайладыгыз?

 

—Әйе, әлбәттә, шулай булды. Әтинең җөмләләрне сырлап-бизәп язарга өйрәтүләре бушка булмады. Мәктәпне тәмамлауга мин Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга кердем һәм хезмәт юлымны башлап җибәрдем. Күп

елларым “Татар-информ”да узды.

 

—Бельгиягә дә сезне шул журналистика белән бәйле юллар китердеме?

 

—Әйе, шулайрак булды. 15 ел элек мин, “Сельская жизнь” гәзитенең үз хәбәрчесе буларак, Бельгиягә киттем. Берничә ел узганнан соң, үз хәбәрчеләрнең саны кимегәч, бүтән  һөнәр үзләштердем: бүгенге көндә бер зур халыкара гуманитар фондта финансист булып хезмәт куям. Ул эшем дә бик нәтиҗәле: һәрбер сан артында катлаулы язмышлар, кызыклы хикәяләр, кешене бәяли торган анализ ята. Үз эшемне бик яратып башкарам, мин аны журналистлык эшчәнлегем белән бергә үреп алып барам. Татарстан белән һәрвакыт иҗади элемтәдә торам. Мәкаләләремне гонорар өчен түгел, күңел кушуы буенча язам. Финансист булып эшләсәм дә, барыбер мин ничәмә-ничә еллар буе инде нечкә күңелле журналист булып калам. Әнием миңа тормышта шундый киңәшләр бирде: яңа эштән курыкмаска, нинди генә эш кушсалар да, жиң сызганып керешергә, ләкин шул ук вакытта үзең булдыра ала торганнарын да онытмаска, осталыкны арттыра гына барырга. Әнием Дания Хаҗип кызы да педагог иде, ботаника-биология фәннәреннән укытты. Ул бездә — Бельгиядә еш кунак. Биолог буларак, безнең бакчага үзгәрешләр кертергә ярата. Кунакка килгән саен: “Бу агачларны бу төшкәрәк утыртсагыз, монысын болай-тегеләй итсәгез”, — дип, алтынга тиң киңәшләрен биреп китә.

 

—Европада яшәүче татарларны табарга да журналист булуыгызның ярдәме тими калмагандыр, шәт.

 

—Биредә төпләнеп яши башлауга, мин тәүге эшләремнең берсе итеп татарларны эзли башладым. Интернет аша һәрбер татарныкына охшаган исем күрсәм – хат яза идем. Менә шулай берәмләп Европа татарларын чүпләп утырдым. Беренче очрашуыбыз чәй темасына

багышлаган иде. Бу очрашу барысының да күңеленә хуш килде. Бу хакта ишетеп, аларның башка туганнары-танышлары да безнең җәмгыятькә килә башлады.

Шунысы үзенчәлекле, Бельгиядә яшәүче татарлар башлыча Кырыгызстан, Үзбәкстан, Казахстан якларыннан килеп урнашкан кешеләр. Аларның күбесенең Татарстанда булганнары юк иде. 10 еллык эшчәнлегебез чорында, безнең тәкъдим буенча, шуларның

дистәләгәне Казанга — тарихи Ватанга кайтып килде. Хәзер дә алар хаҗ кылырга барган кебек Казанны күрергә бара. Аларга карыйм да, чит илдәге татар оешмасын менә шушының өчен генә дә төзерлек һәм алып барырлык бит, дип уйлап куям.

Иң кызыгы шул, безнең оешмага татарлар гына түгел, Бельгиянең үз кешеләре дә йөри, күпләре безнең эшчәнлекне даими рәвештә күзәтеп бара. Кечкенә мисал китерәм. Гаиләм белән Брюссель янындагы бер авылда яшәгәнлектән, якшәмбе көнне галушлар киеп, чәчләремне яулык астына яшереп бакчада казынып йөри идем, ишек янында бер олы яшьтәге абзыйның басып торуын шәйләп алдым. Бу абый матур гына итеп исәнлеште дә миннән Русия байрагын сорады. Мин “нигә кирәк ул?”- дип төпченеп тормадым, бер-ике генә көнгә сорыйдыр диеп уйлап, өйдә булган байракны алып чыгып бирдем. Байракны күрүгә, теге абыйның күзләренә яшь бәреп чыкты, миңа кат-кат рәхмәт әйтергә тотынды. Бактың исә, бу абый гомер буе Русиягә сокланып яшәгән икән. Русияне үз күзләре белән күрү өчен бер җәйдә Кырымга да барган. Тик үзе белән наличный акча алмаган булган. Ә банкоматтан салдыра алмаган. Шуңа сувенирлар ала алмыйча кайтып китәргә мәҗбүр булган. Бу хакта әйтте дә, кулын күкрәге турына куеп: “Үтенәм сездән, сатыгыз бу байракны”, — дип күзләремә текәлде. “Байрак үземдә дә берәү генә бит. Сата алмыйм. Ләкин сез борчылмагыз, Брюссельдәге урыс кибетеннән алып кайтып бирермен”, —дип тынычландырдым. Сишәмбе көнне янә очраштык бу абый белән. Вәгъдә ителгән байракны тапшыру

белән берәррәттән, бу юлы инде мин аңа Татарстан турында да җентекләп сөйләдем. Татарстан турында инглиз телендә язылган китап та бүләк иттем. Ары таба без электрон хатлар аша аралаша башладык. Монысы ике-өч ел элек булган хәл. Быел җәй тагын

бер шуңа охшашрак хәл булды. Нидерландта яшәүче бер бароннан: “Озакламай Казанга юл тотам. Нинди киңәшләр бирерсез?” — дигән электрон хат килеп төште. Бактың исә, без аның белән күргәзмәдә танышкан, электрон адреслар белән шул чакта алмашкан булганбыз икән. Казанга барырга җыенуы, шуңа киңәш сорап язуы икән. Мин, әлбәттә, аңа кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштым. Казандагы мәдәният министрлыгында эшләүче дусларымның телефон номерларын да язып бирдем.

Менә шулай кайвакыт үземне Татарстанның Европадагы рәсми булмаган илчесе итеп тә хис итәм. Һәм, иң мөһиме – кешеләргә ярдәм итә алауымнан җаныма бетмәс-төкәнмәс кинәнү алам. Бельгиядәге Русия вәкиллегенең сайтында минем исемем һәм

адресым бар, журналист буларак, мин анда аккредитация узганмын. Күпләр шуннан күреп тә минем белән бәйләнешкә чыга. Без үз эшчәнлегебезне Брюссельдәге Русиянең фән һәм мәгариф үзәге бинасында алып барабыз. Моның өчен Русия Хөкүмәтенә дә, Бельгия җитәкчелегенә дә рәхмәттән башка сүз юк.

 

—Лилия ханым! Испаниядәге татар балалар лагере турында тулырак сөйләп үтегез иде. Анда кайсы төбәк балалары ял итә?

 

—Испаниядә татар лагере төзү минем идеям булса да, ул гаиләмнең тырышлыгы белән гамәлгә ашырыла. Бу эштә миңа тормыш иптәшем Жан, кызым Регина һәм аның гаиләсе, кече кызым Амели да бик ярдәм итә. Алмания татары Флүзә Ишметьеваның

ярдәме дә бик зур. “Tatar camp for kids in Spain” — коммерция проекты түгел. Ул өй форматында эшләүче лагерь. Бездә Европаның һәм дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче татар балалары ял итә һәм диңгез буенда сәламәтлеген ныгыта. Соңгы ике елда, Бельгия,

Алмания, Англия һәм Франциядән килгән татар балалары белән беррәттән, Татарстан укучылары да ял итә. Быел, мисалга, Актаныштан бер төркем бала килде. Бөтендөнья татар конгрессы, әлеге проектны хуплап, безгә әйдаманнар, татарча

китаплар, дәреслекләр һәм башка кулланма әсбаплар җибәрде. Быел без балалар белән берлектә “Кызыл калфак”, ягъни “Красная шапочка” сюжеты буенча татарча фильм төшерә алдык. Бу фильмны без, фантазиябезне эшкә җигеп, татар авылы итеп корылган мәйданчыкта төшердек.

Менә монысы безнең өчен аеруча зур горурлык булды. Балалар да әлеге фильмда бик теләп төште. Кайберләрендә чын мәгънәсендә артистлык сәләтләре ачылды.

Испаниядә татар лагере юктан гына барлыкка килмәде. Ул туган телне саклау һәм килер буыннарга җиткерү максатыннан булдырылды. Беркемгә дә сер түгел, Европада яшәүче татар гаиләләрендә тәрбияләнгән балалар башлыча Европа телләрендә аралашалар. Чит телләрдә сөйләшәләр дип кенә аларга кул селтәп булмый. Телне ничек тә өйрәтергә, туган телне өйрәнергә кирәклеген балачактан ук күңелләренә сеңдерергә кирәк. Испаниядәге татар лагере әнә шул максатны күз уңында тота. Лагерьга Татарстан балаларының ял итәргә һәм сәламәтлеген ныгытырга килүе дә тик файдага гына. Алар Европада яшәүче балаларны татар теле нечкәлекләренә өйрәтә. Ә мондагы балалар исә, киресенчә, аларга инглиз телен камилләштерергә ярдәм итә.

Әле бу лагерь эшендә дә үз авылыма, мәктәбемә таянам. Чуаш Кичүе урта мәктәбенең татар теле укытучысы Рәмзия Сингатуллина-Мингалеева былтыргы җәйдә ике ай буе Испаниядәге халыкара лагерьда татарча сөйләшү-аралашу күнекмәләрен бирде. Яшь укытучы үзенең авыл һәм шәһәр лагерьларында эшләп туплаган белемен Испаниядә кулланды. Аерма шунда: Европа балалары зур яшьтә булсалар да, татар телен белү дәрәҗәләре югары түгел.  Күбесе катнаш гаилә балалары, аларга чын татар авылындагы гаиләләр таныш түгел, шуның өчен дә  милли гореф-гадәтләрне үзенә туплаган укытучы әлеге балаларга чын мәгънәсендә үрнәк булып калды.  

Быелгы жәйне исә шул ук Чуаш Кичүе урта мәктәбендә укып алган энтузиаст, әдәби тел белән сөйләшә торган, милли мохитне сеңдереп үскән Ләйсән Фаизова килде.

 

 

—Лилия ханым! Тыңлап-тыңлап торам да, без эшли алмаган эшләрне сезнең Европа хәтле Европада башкаруыгызга сокланам. Теләгем шул: “Бельгия татарлары” җәмгыяте киләчәктә дә шулай гөрләп эшләсен, бөтен Европа татарларын һәм башкортларын үз тирәсенә җыйсын, иң мөһиме —назлы гөлдәй туган телебез югалмасын иде. Читтә яшәүче барлык милләттәшләребез дә сезнең кебек телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау юнәлешендә шушылай армый-

талмый эшләсә, тиз генә югалмас ул безнең телебез, югалмас әле безнең гореф-гадәтләребез. Барысы да тик үзебездән генә тора. Барысы да тик үзебезнең генә кулда.

 

Венера Мәҗитова,

Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы,

Татарстанның массмедиа һәм журналистика өлкәсендәге XX

“Бәллүр каләм” конкурсының “Туган тел” номинациясе җиңүчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев