Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Лира Габдрахманова – Россия Герое Раилнең әнисе

Базарлы Матактан Лира Габдрахманова – Россия Герое әнисе. 2022 елның июлендә махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы өчен аның улы Раил Габдрахманов югары дәүләт бүләгенә – “Алтын Йолдыз”га лаек булды һәм якташыбызга Россия Герое исеме бирелде.

–  Беләсезме, минем өчен Раил, беренче чиратта, яраткан улым. Ул бик җаваплы булып үсте, безгә һәрвакыт хуҗалык эшләрендә булышты, энесенә ярдәм итте. Тугызынчы сыйныфта укыганда ук, ул хәрби булырга теләк белдерде. Мөгаен, әтисе үрнәк булгандыр. Аннары минем бертуган абыем хәрби офицер иде. Раил аңа карап сокланды, аның белән горурланды, – диде Лира Мөдәррис кызы, улының беренче көннәреннән үк махсус хәрби операциядә катнашуы турында сөйләп. Герой әнисе улы һәм фронтта булган һәр ир-егет өчен борчылуын да яшерми.


Бүгенге көндә подполковник Раил Наил улы хәрби бурычын үтәүне дәвам итә. Ул хәзер үзендә тагын да ныграк җаваплылык тоя, куелган бурычлар да катлаулырак. Әмма ул үз-үзенә тугрылыклы булып кала бирә: һөнәр сайлаган, фронтка киткән беренче көннәрдә ничек тыныч һәм нык холыклы булса, хәзер дә шундый.
Лира Мөдәррис кызы – гомер буе кешеләргә хезмәт итеп яши. Менә 32 ел инде ул дәүләт хезмәтендә, шуларның 23 елын ул район казначылык бүлегендә хисапчы вазифасын башкара. Аның эшчәнлеге дә югары бәяләнгән – “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылган. Гаилә учагын саклаучы хатын-кыз да ул. Ире – Наил Хәсән улы бүгенге көндә лаеклы ялда. Ул – полиция майоры булып хезмәт иткән, якташлары тынычлыгы өчен 20 ел канун һәм тәртип саклаган кеше. Алар – икесе дә җиңел юллар эзләмәүче, бүләкләр өчен түгел, ә намус кушканча эшләүче, үзе өчен түгел, ә балалар һәм Ватанга хезмәт итәм дип яшәүче буын вәкилләре. Бу әти-әнигә карыйсың да: мондый гаиләдә начар уллар үсмәс, дип уйлыйсың. Раил Габдрахманов – Россия Герое. Әмма беләбез: берәү дә каһарман булып тумый. Аларны үз үрнәкләрендә: бурычка тугрылык, туган җиргә мәхәббәт хисләре белән тәрбияләп үстерәләр.


Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Россия Герое әнисе Лира Габдрахманова районыбызның бар гүзәл затларын 8 Март бәйрәме белән котлады. Ул аеруча фронттан үз ир-егетләренең әйләнеп кайтуын көткән аналарга, хатыннарга – зур сабырлык, улларын, ирләрен, әтиләрен югалткан гаиләләргә рух ныклыгы теләде.


– Әлеге бәйрәм хатын-кызның төп бурычы – тормыш, җылылык, ярату бүләк итү икәнлеген искә төшерә. Без якыннарыбызга назлы, кирәк чакта ныклы терәк тә булабыз. Өйләребездә иминлек, ямь булсын, йөрәкләребезне кадерле кешеләребез игътибары җылытсын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев