Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Люция Низамиевага сәләте Ходайдан бирелгән

Бүгенгедәй хәтерлим: редакциягә кечкенә буйлы, чандыр гәүдәле, йөзенә сөйкемлелек билгесе сипкелләр төшкән бер кыз эшкә килде.

  Ишек бусагасыннан кыюсыз гына узган әлеге дипломлы яшь журналистның күпмедер вакыттан соң хезмәткәрләр  арасында фикер-тәкъдимнәре белән әйдәп баручыга, юнәлеш бирүчегә әйләнер, ә аннары «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булыр, дип кем уйлаган. 
Районыбызга яңа килгән хезмәткәр беренче кыенлык алдында кала: яшәргә урын юк бит! Билгеле, ул кул селтәп, туган ягы Тәтешкә яисә башка районга, яки берәр шәһәргә дә китә алыр иде: дипломлы белгеч кая да эшкә урнаша ала! Өстәвенә, шәһәрнең басма мәгълүмат чаралары, авыл районнары газеталары редакцияләренә һәрвакытта да югары белемле хезмәткәрләр кирәк! Һичшиксез, җыенып чыгып китәргә була, әмма ул моны эшләми – кылган гамәлең өчен җаваплы булу, үзеңне бурычлы хис итү кебек холык сыйфатлары өстенлек иткәнгә, ул кыенлыкларны җиңәргә өйрәнгән шул!  
Вакыт алга бара, барысы да үтә. Язмам каһарманы Люция Низамиеваның да (кыз фамилиясе Хайруллина) беренче сынаулары, борчулары үткәндә кала: яңа урында ул бар күңелен биреп эшкә алына. Ә алга бурычлар шактый күп куела. Типографиянең материаль-техник базасы да сизелерлек искергән, анда бар нәрсә дә кул хезмәте белән башкарыла. Яңа җайланмалар, яхшы технологияләр турында әле хыялланырга гына була. Бервакытны газета полосаларын басмага төнге уникедән соң – иртәнге сәгать өчләрдә генә төгәлләвебез дә истә калган. Якын-тирә авылларда яшәүче хәреф җыючы кызлар төнне шул типография бинасында гына үткәрергә мәҗбүр булдылар да. Редакция һәм типография хезмәткәрләренә билгеле бер сәгатьле эш көне каралу турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде. Газета чыгарылышына өзеклек кертүне белә торып зыян китерүгә тиңләргә мөмкиннәр иде. Билгеле, бүгенге көндә әлеге сүзләр сәер кебек тоела, сөйләгән очракта, һәркем ышанмаска да мөмкин. Аннары редакция үзе дә бит күбрәк баракка охшаган агач бинага урнашкан иде. Кыш көннәрендә мич ягып җылытыла, кечкенә генә бүлмәләрдә кысан, кыскасы, бернинди дә шартлар юк. Бездән алдагы хезмәткәрләргә тагын да начаррак булган дигән фикерләр генә тынычландыра иде. Барысын да үттек, бары тик хатирәләр генә калды.   
... Сынаулар үтеп, яхшы чыныгу алган  Люцияне газетаның җаваплы сәркатибе итеп билгеләп, мөхәррир бик тә дөрес эшли. Төпле белемлелек, язуга сәләт, киң карашлылык һәм барысын да тиз отып алу – болар барысы да аның кандидатурасын тәкъдим итүгә этәргеч бирә. 
Люциябезнең гади кеше буларак сыйфатларын әйтми калдырсам, ул гаделсезлек һәм минем яктан кимчелек булыр иде. Ул тыйнак та, намуслы да, игътибарлы да, тәрбияле дә, ышанычлы хезмәткәр дә...
Журналистлар тарафыннан язылган төрле язмаларны уку һәм төзәтү, газета полосалары макетларын төзү, күпсанлы башка сорауларны хәл итү – болар барысы да  газетаның җаваплы сәркатибе үтәргә тиешле вазыйфага керә. Үз язмаларыңны әзерләү өчен, районның төрле почмакларына эшсәфәргә барырга вакыт калмый да диярлек. Югыйсә җаваплы сәркатипкә күпмедер дәрәҗәдә мондый эш тә йөкләнгән. Шуңа да өй эшләрен, мәшәкатьләрен  калдырып торып, ялларда да кулга каләм алырга туры килә. Өстәвенә, ирең дә журналист булса... Кыскасы, һич кенә дә кызыгырлык түгел...
Люция күпсанлы эшнең барысын да җиренә җиткереп башкарып чыга иде. Кайчакта хәтта гаҗәпләнеп тә куясың – ашыгырга, тизрәк эшләргә кирәк кебек. Ул исә кабаланмый, барысын да нигезле итеп, төптән уйлап башкара. Һәм өлгерә дә!
Люция эшкә килгәннән алып, редакция хезмәткәрләре белән аерылышуыма кадәр (ә ул, ким дигәндә, 30 ел) мин аның бик күп язмаларын рус теленә тәрҗемә иттем. Һәм аларның һәркайсы минем өчен кызыклы булды, һәрвакыт үзем өчен ниндидер яңалык белдем. Күңелсез тоелган яңалыклар да аның каләме астында, укучыларда кызыксыну уятып, һич көтелмәгән ягы белән ачыла иде. 
Безнең хөрмәтле хезмәткәребез Университетның журналистика факультетының татар бүлегендә укыган. Әмма ул рус телен дә күпләр көнләшерлек итеп камил дәрәҗәдә белә. 
Русларда кешене яхшы белү өчен, аның белән бер пот тозны бергә ашарга кирәк, дигән мәкаль бар. Минем: “Берничә дистә ел бергә эшләргә дә кирәк”, – дип өстисем килә. Люция белән бергә хезмәт иткән еллар турында уйлангач, мин мондый нәтиҗәгә килдем: бар яктан да сәләтле безнең Люциябез илебезнең абруйлы газета-журналларында да эшли алыр иде. Әмма, белгәнебезчә, язмыш белән бәхәсләшү мөмкин түгел. Димәк, югары уку  йортын тәмамлаганнан соң, аңа юлламаны нәкъ менә безнең районыбызга алырга, дустанә коллективыбызда хезмәт итәргә, биредә тормыш юлдашы Азатны очратырга һәм аның белән бергә кыз һәм улларын тәрбияләп үстерергә насыйп булган...
... Сөйкемле Люциябез районыбыз үзәгенә кичә генә килеп, безнең белән эшли генә башлады кебек. Юк шул, ул көннәрдә соң шактый еллар үткән. Һәм безнең ялга чыгар вакытыбыз да җиткән.  Һәм без ул ялга, бәлки, лаектыр да.
*** 
Люция Ярулла кызы кебек сәләтле кеше турында язу җиңел түгел. Иң мөһим, иң кирәкле сүзләр әйтелми калыр кебек. Яшермим: озак кына кулга каләм ала алмый тордым. Әмма бүген аңа һәрвакыт ярдәм иткәне, хезмәткәрләренең хәленә кергәне, игътибарлы булганы өчен, чын күңелемнән рәхмәт әйтү мөмкинлеге бар. Без Люциянең ышанычлы дус булуын һәрвакыт аңлап, белеп эшләдек. 
Бүген безнең зур бәйрәм – район газетасының 90 еллык юбилее. Без гомеребезнең иң матур елларын аның эшенә багышладык. Әлеге истәлекле вакыйга белән бар хезмәттәшләремне дә кайнар котлыйм, һәркемгә дә исәнлек-саулык, иминлек телим. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев