Әлки балыкчыларын суык та куркытмый
5 гыйнварда Базарлы Матак буасында hәвәскәр балыкчылар ярышы узды. Ул, традиция буенча, Яңа ел каникулларында оештырыла.
Быел гаять суык көн булганга, боз астыннан балык каптыру бәйгесендә катнашучылар азрак булды. Иртәнге якта бит 27 градус суык иде.
Боз өстендә балык каптыручылар арасында район башлыгы Александр Никошин да бар иде. Аның белән янәшә диярлек хезмәт ветераны Александр Созонов утыра. Ул беренче алабуганы каптыручы да. Аның кармагы ешрак чиертте бугай- дистәгә якын балыкны боз астаннан тартып чыгарды ул.
Арырак кышкы балык тоту белән мавыгучы Вадим Волков утыра. Ул:
- Биредә балык бар. Җәй көне 7,5 килограммлы шукә тоттым, буген дә өмет бар берәр алабуганы эләктерергә,- ди ул.
Рамил Мөхәммәтҗанов та мондый ярышларны калдырмый. Ул ешрак Кама, Идел елгаларына балыкка йөри икән.
Харис Хисмәтов Каргадан килеп балык тотучылар ярышында катнашты.
Аның янәшәсенә Сергей Созонов урнашкан. Аның боз тишеге янәшәсендә берничә алабуга ята. Димәк осталар балыкны суыкта да каптыра белә.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Балакирев иң оста балыкчыларга дипломнар, истәлекле буләкләр тапшырды.
Ахырдан әлеге ярышка килгән бар халык учакта пешкән уха белән сыйланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев