Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки егете Фәнис Низамов асфальт катоклауда үзе өчен махсус җиһазландырылган тракторда эшли

Каргада яшәүче Фәнис Низамовны спорт залларында, төрле бәйгеләр үткәргәндә еш очрата идем. Ул бит яткан килеш штанга күтәрү (пауэрлифтинг) буенча республикада беренчелекне яулаган егет.

Менә алты ел инде Фәнис “Алексеевскдорстрой” җәмгыятендә асфальт катоклау тракторында эшли. Аның буе кыска (128 сантиметр), шуңа трактор кабинасында аяк астына күтәртмә ясаганнар. Ә трактор исә кул белән генә идарә ителә.
Ә кул дигәнең, төгәлрәге, Фәниснең беләкләре – көчле дә, оста да, теләсә нинди техниканы буйсындырырлык.
Фәнис Низамов турында җитәкчеләре дә, хезмәттәшләре дә бик җылы сүзләр әйттеләр.
–Ул “юк” дигән сүзне бөтенләй белми бугай. Нинди эш кушылса да, “моны кайчан эшләргә кирәк?” дип кенә сорарга мөмкин. Техникага бик сакчыл карый, эшен үтә сыйфатлы башкара,–ди җәмгыятьнең район участогы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин.
Ә Фәниснең эше бик җаваплы. Юлга салынган яңа асфальт оста итеп, тиешенчә катокланса гына озак хезмәт итә.
Бик аралашучан, юморга бай егет тә ул Фәнис. Гомергә спорт белән дус булды. Базарлы Матак һөнәр училищесында укыганда да, аннан соң да район данын яклап күп ярышларда чыгыш ясады. Сабантуйларда да без Фәниснең төрле бәйгеләрдә җиңү яулап пьедесталның иң югары баскычына күтәрелүенә күнектек.  
Аның пауэрлифтинг буенча алган призлары өендә бер стена тулы. Инде бу спортны ташладым, ди Фәнис. Сәламәтлегеңә зыянлы булуы бар, дигән белгечләр. Хәзер ул көчен, энергиясен яраткан коллективы эшенә – юллар төзүгә һәм ремонтлауга багышлый. Еш кына командировкаларга йөрергә туры килә. Хезмәттәшләре белән  башка  районнарда атналар буе юллар төзелешендә катнашалар.
Ә вакыты булганда Фәнис ауга һәм балыкка йөрергә ярата икән.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев